Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Каһарманнар көне билгеләп үтелде

Чүпрәле районында, бөтен илдәге кебек үк, Россия тарихында мәңгегә урын алган батыр якташларыбызны искә алдылар.

Ватан геройлары көне - бу бәйрәм ел саен 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Бу көнне без яу кырларында батырларча һәлак булган яисә хезмәт вахтасында аерым каһарманлыклар күрсәткән якташларның исемнәрен атыйбыз.

Хезмәт коллективлары, район хакимияте вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда локаль конфликтларда катнашучылар, тармак технологияләре техникумы студентлары, лицей һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Хәрби һәм Хезмәт даны һәйкәле янында Мәңгелек утка веноклар салдылар. Аннан соң митинг каһарманнар Аллеясында дәвам итте. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов митингны ачык дип игълан икәч, Аллеяда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимннары яңгырады. Традиция буенча митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны  бер минут тынлык белән искә алдылар, балалар геройлар бюстына янына чәчәкләр салдылар.

Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбенең яшь армиячеләре чыгышы митингта катнашучыларны битараф калдырмады. Алар, үз иле тарихына горурлык хисләре кичереп, Бөек Ватан сугышында катнашучылар батырлыгына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерделәр. Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы ил өчен 16 каһарман үстерде. Алар арасында 5 Советлар Союзы герое, 2-Дан орденының тулы кавалеры, 1 Россия герое һәм 8 Социалистик Хезмәт герое бар. Әлеге бәйрәмнең зур тарихы бар. 2007 елдан  РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә Россиядә  ел саен  Россия  Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли башладылар.Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа.1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.

9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. 2007 елдан Россия Президенты Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җыелучыларны җылы сәламләде һәм Ватан геройлары көне белән котлады, каһарман якташларыбызга үлемсез батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Аларның исемнәрен Чүпрәле районында яшәүче һәр кеше хәтерләсен. Бу бәйрәм – Россия дәүләтенең иң авыр сынауларда үз хезмәтләрен һәм батырлыкларын күрсәткән, үзләрен аямаган улларына тирән хөрмәт билгесе. Аларның каһарманлыгы барәбәренә без тыныч күк астында яшибез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, балалар һәм оныклар үстерәбез, Ватаныбызның көче көннән - көн арта баруын күрә алабыз», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Данис Абдулхарис улы. Ветераннарның район советы Президиумы әгъзасы Роберт Закиров һәм СССРның Социалистик Хезмәт Герое Усман Алиевның бертуган энесе Әдһәм Алиев, шулай ук райондашларыбызның бөек батырлыклары турында зур горурлык белән сөйләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев