Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Изге Кадыкай Абыз каберен зыярәт итү чарасы был да йөзләрчә кешене үзенә җыйды

Коеп яңгыр яуганда теләкләр кабул була

Белешмә

Халык арасында сакланып калган риваятьләргә караганда, әллә ничш гасырлар элек Татар Төкесе авылына үзе чибәр, үзе яшь егет килә. Авыл мулласыны ялчы буларак эшкә алына. Егет үзенә кушылган бөтен эшне эшли, ул аларны шулкадәрле тиз һәм оста итеп башкара ки – авыл бае егеттән шикләнә башлый. Егет урманга киткәч, бай аңа сиздерми генә артыннан бара һәм ялчының эшен күзәтеп тора. Караса, егет ниләрдер пышылдый гына – утын арбага үзеннән-үзе төялә, ди. Тора-бара егет авыл халкын төрле үләннәр һәм дога укып дәвалый да башлый. Тора- бара Кадыкай Абызның даны еракларга тарала. Аңа хәтта Мәскәү патшасының 18 яшьлек кызын да дәваларга туры килә.  Моның өчен патша Кадыкай Абызга рәхмәт йөзеннән берничә гектар урман һәм 90 гектар печәнлек җире бирә. Әлеге печәнлек җире Татар Төкесе авылыннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан, халык аны "Будалуй" дип атый. Кадыкай Абызның гомере сугышта киселгән, диләр. Сугыш көчләп чукындыру чорына карый. Кадыкай Абызны Татар Төкесе авылына кайтарып җирләгәннәр.

Кадыкай Абыз да шул чорлардан бирле халык күңеленә яклаучысы, көрәшчесе, изге кеше буларак кереп калган. Һәр елның май аеның соңгы җомгасы Чүпрәле районы, Татар Төкесе авылында изге затны  хөрмәтләп искә алу көне булып тарихка кереп калган.

Быел исә бу көнне мул иттереп яңгыр яуды. Көннең дә салкынрак торуына карамастан, чарага кайтучылар да, килүчеләр дә күп иде. Килгәннәр Абыз бабайның кабере тирәсендәге рәшәткәләрнең яңартылуына, күленең чистарып-пөхтәләнүенә, дога кылыр өчен урыннар ясалып куелуына сокландылар. Район башлыгы Марат Гафаров исә чыгышы вакытында бу эшләрнең Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ярдәме белән башкарылуын әйтте. Бу изге эшкә катышы булган һәркемгә рәхмәт белдерде. Шулай ук, Абыз бабайның Чүпрәле районы өчен никадәрле әһәмиятле зат икәнлеген дә билгеләп үтте.

Мәңлесне Данир Шәрәфетдинов, район мөхтәсибе алып барды. Чыгышлар да күп булды. Олуг зат хөрмәтенә Коръәннән сурәләр укылды, догалар кылынды. Һәр елдагыча, татарның кунакчыллыгы чагылды – самоварлар чыҗлады, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип күпләр ризык тулы өстәлләр әзерләгән иде. Корбан итләре, сәдакалар таратылды.

Коеп яңгыр яуганда кылынган теләкләр кабул була, диләр. Ә һәркемнең күңелендә бер, уртак теләк – ил-көннәр тыныч, балалар, якыннар сау булсын!

Кадыкай Абыз бабайны искә алу был Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга да багышланган иде.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев