Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә исерек шоферларны аулау дәвам итә

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.

Чираттагы рейдлар барышында ноябрь аеның өч атнасы барышында район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 5 шофер ачыкланган. Алар Иске Шәйморза, Яңа Чәке һәм Иске Чүпрәле авылларында яшәүчеләр. Алар бишесе дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм хәзер аларга законны бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, шоферны беренче тапкыр исерек килеш тотканда, аның җинаяте җинаять буларак бәяләнмәсә дә, ул җиңел генә котыла алмаячак. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен җәза: 30 000 сум күләмендә штраф; машина йөртү таныклыгыннан 1,5 - 2 елга мәхрүм итү. Икенче тапкыр исерек килеш эләккән очракта исә җәза тагын да катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X