Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ипи пешерү заводы эшлиячәк

“Тәмле ипи исе килә, элеккеге заводны эшләтеп җибәргәннәр ахры”, - диештеләр район үзәгендә яшәүчеләр.

Чыннан да бу көннәрдә завод үзенең беренче продукциясен җитештереп сынау үткәрде. Заводны тергезеп икенче сулыш биргән Альфред Низамовның сүзләренә караганда, бөтен жиһазлар һәм механизманар төгәл эшли, тәүлеккә тонна ярым ипи пешерү өчен мөмкинлекләр бар.
Әйе, ни дисәң дә, кешенең төп ризыгы – икмәк. Аннан башка яшәү мөмкин дә түгел шикелле, аш өстәле артына утырдык исә һәрберебез ипи кисәгенә үрелә. Районыбыз халкын гомер буе ипи белән район үзәгендәге бердән – бер завод тәэмин итеп торды. Нинди генә ипи пешермәделәр анда?! Кала калачларың читтә торсын.

Заманалар үзгәреп тора шул. 2014 елда кулланучылар җәмгыяте яшәвеннән туктагач икмәк пешерү заводы да  эшләвеннән  туктады. Ниһаять, узган елның ноябрендә җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте директоры Альфред Низамовка заводны тергезү турында тәкъдим ясала.

Каршы килми ул.  Башлап бинаны төзекләндерергә туры килә. Төзүче осталар, бригадалар эшкә керешә, газ һәм суүткәргечләр сузыла, электр чыбыклары тартыла, канализация ясала. Альфред Альбертович жиһазлар кайтарту эшен башлап җибәрә. Камыр изгечләрне Таганрогтан барып алырга туры килә. Хәзерге вакытта заводны әзерлек сызыгында дип була. Аны тулысынча аякка бастыру дүрт миллион сумга төшкән. Бөтен цехларга мөһим жиһазлар куелган, беркадәр эшчеләр дә сайлап алынган. Эшне бер сменега тонна ярым ипи пешерүдән башлап җибәрмәкчеләр. Алга таба ике сменада эшләячәкләр икән. Коллективны да 15 кешегә җиткерергә планлаштырганнар. Монда ипидән тыш пироглар пешерү һәм башка төр тәм – томнар, кондитер әйберләре дә әзерлиячәкләр. Аларны ике автомашина һәр көнне район авылларына таратачак.

 Рәсемдә: Альфред Низамов үз хезмәткәрләре белән ипи пешерү цехында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев