Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә инвалидлар ункөнлеге башланды

Районда 1декабрьдә инвалидлар декадасы башланды һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге уңайдан без “Кайгырту” үзәге директоры Илгизәр Вафин белән сөйләштек.

 

Бүгенге көндә районда мөмкинлекләре чикләнгән 2112  кеше яши, аларның 77сен балалар тәшкил итә.

2021 елның 1-10 декабрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында районда күп кенә чаралар планлаштырылган.  Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллары белән ясалган иҗади эшләр күргәзмәсе-сату да оештырылачак, “Игелек  минем йөрәгемдә" онлайн фестивале да үтәчәк. Әлеге чара барышында мөмкинлекләре чикләнгән балалар җырлар, биюләр, шигырьләр, рәсемнәр кебек иҗади номерлар әзерләячәкләр  һәм алар социаль челтәрләрдә урын алачак һәм трансляцияләнәчәк тә. Шулай ук декада барышында мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында “Үз кәефең белән уртаклаш” дигән иҗади чаралар үткәрү дә каралган. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Буяулар иленә сәяхәт” дигән интерактив иҗади чара, шундый үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр “Без бергә”  дип исемләнгән очрашу узачак. Декадасы барышында һәм аннан соң да мөмкинлекләре чикләнгән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү дә оештырылачак.

Агымдагы елның 11 аенда 66 мөмкинлекләре чикләнгән граждан санитар-курорт юлламалары белән тәэмин ителде. Шулай ук, быел, октябрь аенда “АК БАРС” Холдинг компаниясеннән 590 кг он рәвешендә алынган хәйрия ярдәме таратылды.

“Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүдә 83 инвалид бар, шуларның 18е-мөмкинлекләре чикләнгән ялгыз кешеләр. Шулай ук 3 сиделка I төркем инвалид булган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев