Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр

9 июль-Корбан гаете.

Бүген Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә район имам-хатыйблары катнашында җыелыш узды. Чара район мөхтәсибе урынбасары, Иске Кәкерле авылы имам-хатыйбы, Илһам хәзрәт Шаммасовның Коръән сурәләре укуы белән башланды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе-якынлашып килүче Корбан ае турында барды. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов корбан гаетен үткәрү, гает намазын уку тәртибен, вәҗиб корбаннары чалу турында аңлатты.
Шулай ук, җыелыш барышында имам-хатыйбларның быел да "Кәгазьгә икенче тормыш", "Мәктәпкә барырга булыш!" акцияләренә кушылулары соралды.
Күп кенә оештыру эшләре буенча да сүз алып барылды. Болар: мәчет тирәләрен, зиратларны чиста тоту, өмәләр уздыру, гошер сәдакасын җыюга әзерлек күрү, шулай ук, газ белэн эшләүче ягулык приборларына тикшерүләр уздыру һ.б., һ.б уртага салып сөйләшенде.
Район мөхтәсибенең оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов мәчет җирләрен, биналарны теркәү буенча үзгәрешләр белән таныштырды.
Имам-хатыйбларның үз чиратында борчыган мәсьәләләре дә шактый җыелган булып чыкты. Аларга да җаваплар табылды, аңлатмалар кертелде.
Соңыннан район имам-хатыйблары мәчет каршында эшләп килүче "Мәрҗән" балалар ял итү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар, бергәләшеп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев