Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Игелекле ишегалды" проекты: гаилә кыйммәтләре, традицияләре турында әңгәмә

Чара авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының "Игелекле ишегалды" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

"Сезнең өчен гаиләдә нәрсә кыйммәтле? Гаиләдә рухи ниләр бар?» Әлеге сорауларга җавап эзләү, фикер алышу өчен «Без бергә – без булдырабыз» дип исемләнгән үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар клубы утырышы узды.

Чара авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының "Игелекле ишегалды" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Әңгәмә барышында гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, традицияләр турында сүз барды. Чарада катнашучылар алдында Иске Кәкерле мәчете имам-хатыйбы, район мөхтәсибе урынбасары Илһам хәзрәт Шаммасов, Түбән Чәке авылы чиркәве протоиерее Олег атакай, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова чыгыш ясадылар.

Реклама

-Балаларны гаиләдә дөрес тәрбияләү, белем, рухи кыйммәтләр, игелекле сыйфатлар, бер-береңә ярдәмчел булу, хөрмәт итү-барысы да ата-ана үрнәгендә формалаша, Ата-ана һәм бала арасында аңлашу, дустанә мөнәсәбәт булырга тиеш, -дип белдерде имам-хатыйб Илһам хәзрәт Шаммасов.

Чарада  өстәмә белем бирү педагогы Ирина Борисова баш миен, сөйләмен үстерү, игътибар, хәтер, җитезлекне арттыру  өчен күнегүләр үткәрде.

Аерым командаларга бүленеп, ата-аналар һәм балалар гаилә агачын ясадылр, иң кадерле кешеләр исемнәреннән аның яфракларын булдырдылар. Һәр команда биремнәрне уңышлы башкарып чыкты. Чара ахырында һәр гаилә үзенең гаилә агачын презентацияләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X