Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә җиһазландырылмаган  урыннарда су коену тыела

Татарстан Республикасы территориясендә көннәр кызу торганлыктан, су объектларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр саны арта.

Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 65 шундый һәлакәт булган, нәтиҗәдә, 48 кеше батып үлгән, шуның сигезе – балалар.

114 янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты Ильвир Сәлахов сүзләренә караганда, Чүпрәле районы территориясендә 2022 елда су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән. Үткән ел исә  район территориясендәге сулыкларда ике кешенең гомере өзелгән иде.

Кешеләрнең суга батуын булдырмый калуның бердәнбер ысулы – ул профилактик эш һәм елгаларга  рейдлар үткәрү. Ильвир Сәлахов белдерүенчә, бүгенге көндә  район территориясендә су объектларында 23 профилактик патруль төркем контрольлек итә.  114 янгын сүндерү  хезмәткәрләре, полиция бүлеге һәм авыл җирлеге  вәкиллләре белән берлектә торак пунктларда гидротехник корылмалар тикшерелә, рейдлар оештырылган.

Реклама

«Җиһазландырылмаган урыннарда су коену катгый  тыела. Бу хактагы белдерүләр барлык су объектларында урнаштырылган», ди Ильвир Сәлахов.

Бик коенырга теләгәннәрнең исләренә төшереп, кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафлар каралганлыгын да әйтәсе килә. Физик затларга ул 1500 сумнан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X