Чүпрәледә иң яхшы йөзүчеләр ачыкланды
Гадәттәгечә яңа ел башында район спорчылары өчен күп төрле ярышлар оештырыла. Әлеге декада кысаларында уза торган ярышларның беренчесен, җиңел кулдан, дигәндәй йөзүчеләр башлап җибәрде.
Кыш бабай һәм Кар кызы призлары өчен ярышырга теләүчеләр быел да узган еллардагы кебек үк йөздән артык иде. Әлбәттә, аларның күбесен район мәктәпләрендә укучы балалар тәшкил итте, стартка басучылар арасында урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, хәтта пенсионерлар да бар иде. Спортчыларны һәм җанатарларны Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Данис Сатдинов, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов һәм билгеле инде, Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләделәр, аларга яңа елда барлык максатларының гамәлгә ашуын, спортта, укуда һәм тормышта тагын да күркәм нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.
“Безнең улыбыз Ильяс биш елга якын йөзү секциясенә йөри. Су өстендә тора да белмәгән улыбыз бик яхшы йөзәргә өйрәнде. Бүгенге ярышта аңа көч бирергә дип килдек. Файдасы да булды, күрәсез. Үз яшьтәшләре арасында беренче урынны яулады”, - ди Иске Чүпрәле авылында яшәүче 13 яшьлек Ильясның әтисе Илдар Фәйзов.
Залга килгән барлык җанатарлар да үз спортчысын җиңүгә рухландырды. Алар арасында әти – әниләр генә түгел, әби – бабайлар да бар иде. Старттан финишка кадәр йөзүчеләрне көчле алкышлар озатып барды. Мондый атмосфера үзе үк Чүпрәле халкының сәламәт яшәүгә карата мөнәсәбәтен дәлилли. Ярышларны оештыручыларга да җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Балалар белән эшләүче тренерларга да әти – әниләр ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр. Җиңүчеләргә район башлыгының Грамоталары, медальләр һәм йөзү буенча федерация филиалы җитәкчесе Ранис Юсуповның тәм – томнарын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев