Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Иң яхшы Яңа ел бизәге" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Яңа ел алдыннан "Чүпрәле" паркында зур бәйрәм концерты булды.

Чарада район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләрне һәм район кунакларын Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Шулай ук бәйрәм кысаларында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы Яңа ел бизәге»конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Марат Гафаров җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
"Үзәк Чыршыны оригиналь бизәгән өчен" МУП «Прогресс» җитәкчесе Евгений Иванцов район башлыгы Дипломы белән бүләкләнде. 
"Үзәк мәйданны һәм район үзәге урамнарын матур итеп бизәгән өчен"  «Фламинго» җәмгыяте директоры Альфред Низамов бүләкләнде.
Район предприятиеләре арасында "Учреждениенең фасадын иң яхшы бизәгән өчен"  "Чүпрәле район электр челтәрләренең Челтәр компаниясе" җәмгыяте, җитәкчесе Айрат Низамов бүләкләнде.
Район бюджет оешмалары арасында "Учреждениенең фасадын иң яхшы бизәү өчен "  Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова район башлыгы Дипломы белән бүләкләнде. 
Шулай ук бу номинациядә «Минем документлар» күпфункцияле үзәге, үзәкләштерелгән бухгалтерия, район мәгариф бүлеге, техник инвентаризация бюросы, нотариус, адвокатура, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы бүләкләнде.
"Шәхси эшмәкәрләр арасында" Илмас Насыйбуллин район башлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

"Авыл җирлеге " номинациясендә  3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр:
 Иске Чокалы авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Низаметдинов
Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев 
Иске Кәкерле авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Фәтхуллин 
 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр:
Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев.
Марс авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов .
1 дәрәҗә Диплом белән Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов бүләкләнде.
«Шәхси йортлар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен» - Уби авылыннан Цыгановлар гаиләсе һәм Иске Шәйморза авылыннан Абракиповлар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды.
2 урын-Түбән Каракитә  авылы Идрисовлар гаиләсе һәм Иске Элмәледән Артемьевлар гаиләсе.
1 урынны Кече Чынлы авылыннан Сафиннар гаиләсе алды.
 Гран-Прига Кече Чынлы авылыннан Туктамышевлар гаиләсе лаек булды. 
Кар шәһәрчегендәге иң яхшы фигура өчен 3 дәрәҗә Диплом белән 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина бүләкләнде.
 2 дәрәҗә Диплом белән тармак технологияләре техникумы директоры Фәнил Яфизов бүләкләнде. 
1 дәрәҗә Диплом белән балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат йорты, җитәкчеләре Алинә Әхмәтова, Дмитрий Аттин бүләкләнде.
" Иң яхшы транспорт бизәге өчен " шәхси эшмәкәр Нияз Дамаев район башлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев