Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды

Әлеге өйрәнүләр безнең районда да оештырылды.

Үткән атнада Татарстанда Башкарма хакимият органнары, җирле үзидарәләр һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнекмәләре узды. Әлеге өйрәнүләр безнең районда да оештырылды.

Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимагый материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган  конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.  Ә даими күнекмәләр,  өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.

Алдан расланган план нигезендә күнекмәләр үткәрү өчен «Цивильск-Ульяновск» юлының 131 км да, халык телендәге “Дуслык” чаты, биредә җылыту пункты урнашты, шулай ук Алешкин-Саплык урта мәктәбе  сайланды, биредә кабул итү-эвакуация пункты оештырылды. Шулай ук, халыкка хәбәр итү системасы тикшерелде.

– Тулаем алганда Чүпрәле районы имин дип санала – бездә ташу янаган зур  елгалар да, эре сәнәгать предприятиеләре дә юк. Шулай да без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә һәм эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә әзер булырга тиеш, – дип билгеләп үтте райондагы эвакокомиссиясе рәисе Айрат Җәләлов.

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнекмәләре ел саен үткәрелә торган традицион чарага әверелде. Ул 4 октябрь – Россия Гражданнар оборонасы оешу көне алдыннан үткәрелә һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының, ведомстволарның, предприятиеләрнең һәм халыкның Гражданнар оборонасы, төрле характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүгә игътибарны арттыруны максат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев