Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Городищеда Авыл көне узды

Бәйрәм халык җыены белән үрелеп барды.

Городищеда  бүген Авыл көне үткәрелде. Бәйрәм гражданнар җыены, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу, киләчәккә бурычлар билгеләү белән бергә үрелеп узды.

 Биредә Авыл көне якташыбыз, Чуваш милли конгрессы президенты, «Тус» төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угаслов катнашыннан башка үтми. Нәкъ менә Николай Угаслов бу бәйрәмне үткәрү инициаторы булып тора һәм аны үткәрүдә һәрвакыт иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Марат Гафаров, Ульяновск өлкәсе «Эткер» Чуваш хәйрия фонды президенты, Ульяновск өлкәсе «Идел» ДТРК милли программалар редакциясенең баш мөхәррире, Чувашия  Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Олег Мустаев, ТР чуваш милли конгрессы рәисе урынбасары, «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова һәм башкалар килгән иде.

 Кунакларны җигелгән атлар, ипи, тоз белән авыл мәдәният йорты янында каршы алдылар. Кунаклар килешенә коймак пешерделәр һәм барлык теләүчеләрне кайнар чәй белән сыйладылар. Мәдәният йортында авыл халкының кул  эшләре белән күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бәйрәм программасы авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеевның еллык эшкә йомгак ясаудан башланды.

Авыл җирлегенә ике торак пункт керә: Городище һәм Яңа Чәке авылы-756 кеше, Городище авылында-667, Яңа Чәкедә  89 кеше яши. Городище авылында йортлар  саны - 298, Яңа Чәкедә - 50. 2021 елда 3 бала туган, 17 кеше үлгән.

–Авыл җирлегендә яшәүчеләр саны елдан-ел кими бара. Бу безне шулай ук район җитәкчелеген дә борчый. Өйләр бушый. Яшьләр шәһәргә китә. Городище авылында гына да 40лап өйләнмәгән ир - ат исәпләнә, - диде җирлек башлыгы.

Елдан-ел терлекләрнең баш санын шул ук күләмдә саклап калу да авырая бара. 1 гыйнварга авыл җирлегендә 536 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 156 баш сыеры. 2020 ел белән чагыштырганда 11 башка кимү күзәтелә. Ә менә сарыклар һәм кәҗәләр 12 башка арткан. Халык шулай ук ат, дуңгыз, тавыклар һәм умарта тота.

Николай Усмендеев авыл кешеләренә ярдәм итү буенча республика программалары гамәлдә булуын билгеләп үтте һәм алардан активрак файдаланырга чакырды. Җирлек башлыгы киләсе елга бурычлар турында да сөйләде. Шуларның берсе–Зур Аксу-Городище юлы төзелеше.

Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә үзләренең кече Ватанын матди, рухи һәм рухи яктан баетуда ярдәм иткән кешеләр чакырылды һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Николай Угаслов адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Район башлыгы Марат Гафаров әйтүенчә, ул кече Ватанының чын патриоты һәм Николай Федорович ярдәме белән Городище авылы бүгенге үсешкә ия.

Реклама

"Николай Федорович безнең районның хөрмәтле кешеләренең берсе. Авылда һәм районда үткәрелә торган барлык эшләрдә дә чиркәү, юллар төзү, мәктәп, балалар бакчасы, хоккей мәйданчыгын ремонтлау, аның ярдәме белән башкарылды. Әлеге игелекле гамәлләре өчен чиксез  рәхмәтлебез. Яңа ел алдыннан гына Николай Федорович мәктәпне яңа җиһазлар белән тәэмин итте, ә күптән түгел Раштуа көнендә балаларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Һәм, әлбәттә инде, авылдашларына менә шундый бәйрәмнәр дә бүләк итә”, — диде Марат Ринат улы.

Район башлыгы төзекләндерү планнары турында сөйләде, авылның туристик җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтте. Городище авылы-ул уникаль урын, анда 14 чишмә бар, биредә дару үләннәре үсә, ә суы гадәттән тыш  шифалы. "Туристларны җәлеп итәргә мөмкин булган уникаль урын ул халык телендә Керемет дип атал, аларны төзекләндерергә генә кирәк. Әмма без моны бары тик бергә генә эшли алабыз», - дип йомгаклады үз чыгышын Марат Гафаров.

Район башлыгы “Путь Ленина " колхозының элеккеге рәисе Иршат Хаяровка  Чүпрәленең 90 еллык медален тапшырды, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Иршат Хаяров биредә 1986 елдан 1993 елга кадәр эшләгән һәм авыл, районның социаль-икътисади үсешенә, авыл халкының көнкүрешен яхшыртуга  зур өлеш керткән.

Николай Угаслов Городище авылының  элек нинди булганын искә төшерде һәм бүген ничек үзгәргәненә тукталды.

- Авылның яңадан үсеш кичерүе минем өчен  чиркәү төзүдән башланды. 2012 елда гыйбадәтханә төзегәннән соң, Ходай ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланып китте: юллар ясалды, башка төр эшләр эшләнде,  күп нәрсә уртак көч белән башкарылды. Тарихыбызны барларга,  ата-бабаларыбызны истә тотарга кирәк. Чөнки Городище авылы үз геройлары, эшләүче кешеләре белән дан тота, безнең авылдан гына да фронтка 600дән артык кеше киткән. Без аларны онытырга тиеш түгел, аларның батырлыкларын, хезмәтен дәвам итәргә кирәк. Безнең ата-бабаларыбызның төп кагыйдәсе булып: һәрвакыт һәм барысын да бергә эшләргә кирәк дигән девиз торган, шул чакта гына барысы да яхшы, кешеләр көчле рухлы булачак, -диде хөрмәтле якташыбыз.

Николай Федорович шулай ук,  туган авылындагы кебек күңел тынычлыгын башка беркая да таба алмавын билгеләп үтте. Шуңа күрә кече Ватаныңны яратырга кирәк, чөнки ул күңел  тынычлык бирә, диде ул.

«Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова шулай ук,  туган телне, гореф-гадәтләрне сакларга, аларны буыннан-буынга тапшырырга чакырды.  

Авыл бәйрәмендә 25 һәм 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләү дә иң якты мизгелләрнең берсе булды. Алар-Нина һәм Николай Юркиннар, шулай ук Нина һәм Владимир Егоровлар гаиләләре.

Бәйрәм хөрмәтенә спорт ярышлары , уеннар, концерт номерлары әзерләнгән иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X