Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Традиция буенча, 8 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында зур бәйрәм чарасы узды. 

Бу көнне хөрмәтле: 35, 45, 50 һәм 55 ел бергә яшәгән гаиләләр, шулай ук, яшь гаиләләр хөрмәтләнде.

Бөтенроссия бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне XIII гасырда яшәгән муром князе Петр һәм аның хатыны Феврониягә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Бу гаилә парын православие христианнары гаилә һәм никахны яклаучылар өчен хөрмәт итәләр.

Петр һәм Феврония гаилә бәхете, мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булып торалар. Риваять буенча, алар бер көндә – 25 июньдә (яңа стиль буенча – 8 июль) 1228 елда үлгән. Аларның төрле урыннарда  җирләнгән гәүдәләрен бер кабердә күргәннән соң, могҗиза була.

Бәйрәм концерт номерлары һәм тантана сәбәпчеләрен котлау белән ачылды.

- Гаилә – ул һәр кеше өчен иң кадерле нәрсә. Нәкъ менә гаиләдә бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнә, өлкәннәрдән кечкенәләргә  милли һәм мәдәни традицияләр тапшырыла. Чын күңелдән барыгызга да озын гомер һәм бәхет телим. Чүпрәле гаиләләрендә мәхәббәт һәм тугрылык һәрчак саклансын! –дип  чарада катнашучыларга район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте.

Бу гүзәл  көнне Яңа Элмәле авылында яшәүче  Ольга Ивановна һәм Николай Михайлович Мискиннарны хөрмәтләделәр. Мискиннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар туган авылларын һәм районны ташлап китмәгәнннәр, гаилә корып. Туган җирләрендә эшлиләр.

Гаилә башлыгы  Николай Михалайлович авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, хезмәт ветераны, «Татарстан Республикасының атказанган агрономы», «СССР ВДНХ» бронза медале, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Реклама

Ольга Ивановна почта бүлегендә, кассир булып та эшләгән. «Ана» медаленә лаек, коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны.

Район башлыгы Марат Гафаров аларга хезмәтләре һәм алар төзегән искиткеч, үрнәк  гаилә өчен рәхмәт белдерде. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

Шланга авылыннан Әлфия Азмалетдин кызы һәм Ирфан Әхәт улы Шәрәфетдинов, Яңа Уби авылыннан Зинаида Васильевна һәм Анатолий Иванович Николаевлар,  Иске Чокалы авылыннан Фирүзә Абдулкабир кызы һәм Наил Мансур улы Хәлиловлар  35, 45, 50  ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Котлаулар һәм күп санлы теләкләр әле яңа икенчегә, өченчегә  сабыйлары туган ата-аналарга да җиткерелде.  Тантаналы шартларда аларга Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Гаилә юбилярлары адресына рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрне авыл җирлекләре башлыклары: Алексей Ярухин, Рәмис Низаметдинов, Альберт Мөхәрәмов һәм Роберт Дружков та җиткерде.

Бәйрәмдә катнашучыларга  чәчәк бәйләмнәре , бүләкләр һәм концерт номерлары әзерләнгән иде.

Тантанадан соң,  Геройлар Аллеясында Әниләр һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев