Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Гаилә көнендә тантаналы чаралар узды

 Бүген Чүпрәле районы ГХАТ идарәсендә тантаналы чараузды.  Яшь  гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары  тапшырылды һәм 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парларга котлау сүзләре ирештерелде. Чара Гаилә көне һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында узды.

 

 

Бәйрәмгә Иске Шәйморза авылыннан Хәнифә һәм Җәүдәт Хөсәеновлар, Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар, шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Нина һәм Валерий Яшиннар чакырылган иде.  Районыбызның 5 гаиләсе: Мавзютовлар, Мугиннар, Петрищевлар, Хәсәновлар һәм Фоминнар,  Ана капиталы сертификатына ия булдылар.

 

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады:

 

- Гаилә-ул җәмгыятебезнең нигезе. Нәкъ менә гаиләдә рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас саклана һәм үсә, традицияләр саклана, дәвамлылык ала.

Бүген  без бәхетле гаилә тормышы кичергән, балалар үстергән, хезмәт куйган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, алар безнең өчен үрнәк булып торалар.  Ике, өч һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләргә дә чын күңелдән бәхет телибез.

 

Районыбызда тату гаиләләр күбрәк булган саен, җәмгыятебез дә нык булачак. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу һәм иминлек, тынычлык хөкем сөрсен! Балалар тавышлары шатлык китерсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга булышсын!

 

Пенсия фондының райондагы  клиент хезмәте буенча җитәкчесе  Венера Садеева 2007 елдан башлап старт алган ана капиталы сертификаты программасының  юнәлешләре турында искә төшереп үтте. 

Чарада катнашучыларга бүләкләр , озынгомерлелек, ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев