Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды

Комиссия көн тәртибе буенча түбәндәге ике мәсьәләне карады

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында аның рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ПСО-8 ПСО ФПС башлыгы Роман Колпаков, район прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов, район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссия көн тәртибе буенча түбәндәге ике мәсьәләне карады: “Биналар һәм корылмалар түбәләрендә җыелган кар һәм боз төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларының барлыкка килүен булдырмау чаралары турында” һәм “Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгынга каршы су чыганакларын төзек тоту буенча өстәмә чаралар турында».

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, 2019-2020 елларның кышкы чорында кар рәвешендәге явым-төшемнәргә бәйле рәвештә, торак йортларның түбәләрендә, балкон һәм карнизларда, җитештерү биналарында һәм корылмаларда кар һәм боз җыелу очраклары барлыкка килде. Бу үз чиратында гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч тудырырга мөмкин. Биналар түбәләреннән бозлар төшү һәм гражданнар мөлкәтенә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очракларын (травматизм) булдырмау буенча чаралар күрү максатыннан, ТР Чүпрәле муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тиешле службалар алдына билгеләнгән срокларда үтәлергә тиешле бурычларны куйды.

Комиссия чүпрәлеләрдән саклык чараларын үтәүне һәм мөмкин булган кадәр биналар стеналарына якын килмәүне сорый.  Саклык чараларының кайберләре турында исегезгә дә төшерә: биналар янында йөрегәндә шикле тавыш ишетсәгез, баш күтәреп нәрсә булганын карарга ярамый. Андый вакытта мөмкин кадәр тизрәк бина диварына сыенырга кирәк. Автомобильләрне дә түбә астына куймагыз.

Реклама

Гамәлдәге нормалар нигезендә, узгынчылар алган барлык җәрәхәтләр өчен, нинди милек формасына карамастан, хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең җитәкчеләре җаваплы. Шуңа күрә, боз сөңгеләренең куркыныч асылынып торганын күрсәгез, предприятиеләргә мөрәҗәгать итегез.

Икенче мәсьәлә буенча исә 20 апрельдән 20 майга кадәр һәм 2020 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр «Су чыганагы» янгын-профилактик операциясе үткәрергә, шул ук вакытта янгынга каршы су чыганакларын (гидрантларны) 100% тикшерүне тәэмин итәргә карар кылынды. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтү эшчәнлегенең районара бүлегенә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының торышын контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук янгын автомобильләренә суны тоткарлыксыз алу өчен кирәк булган табигый су чыганакларына керү юлларының торышын контрольдә тотарга тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев