Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә Әфганчылар көнен билгеләп үттеләр
Чара автомашиналар йөреше белән башланып ките.
Унга якын машина Әфганстандагы әләмнәрне җилфердәтеп районның үзәк мәйданыннан кузгалып киткәч, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларының үзәк урамнары буйлап үттеләр, аннан соң автотрассага чыгып Алешкин Саплык авылына кадәр бардылар. Маршрут район җитәкчелеге һәм тиешле службалар белән алдан ук килешенгән иде.
Автоколоннаны алдан ЮХИДИ экипажы алып барды. Мондый инициатива белән Әфган сугышы ветераннарының иҗтимагый оншмасы советы чыкты. Автомашиналар йөреше Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуга 30 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аннан соң машиналар үзәк мәйдандагы Сугыш һәм Хезмәт даны Монументы янына килеп туктадылар. Район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, ветеран советы членнары, Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән солдатлар, улларына кире туган йортка әйләнеп кайту насыйп булмаган солдатларның әти – әниләре мәңгелек ут янына веноклар, чәчәкләр салдылар. Аннан соң алар Каһарманнар Аллеясындагы Ана һәйкәле янына тукталдылар. Башын аска игән Ана һаман да кайтмый калган газиз улын көтә сыман. Бер минут тынлык... Аның янына да кызыл чәчәкләр салынды. Халык ташкыны шушы ук аллеядагы интернациональ сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә килде. Тугыз солдатыбызны, тугыз яшь гомерне Әфганстан таулары урлады. Йөрәк өзгеч әрнүгә чыдый алмаган райондашларыбызның күзләрендә яшь бөртекләре чагыла. Һәйкәл янына салынган кызыл чәчәкләр һәлак булган солдатларыбыз рухына дога булып ирешсен. Монда да бер минут тынлык. Күңелдә әйтеп бетерә алмаслык авыр хисләр. Чараның икенче өлеше район Мәдәният йортында дәвам итте. Монда улларын югалткан әфганчыларның әти – әниләренә һәм шулай ук залда утыручы әфганчыларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров: “Без бүген Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үтәбез, ул ерак сугышта батырларча һәлак булган якташларыбызны тагын бер кат искә алабыз. Кайберәүләр кургаш яңгыры астында камалыштан чыкты, кемнәрдер янәшәдәге сугышчан иптәшен саклап үзен корбан итте, кемдер соңгы ипи кисәген яисә фляшкада калган соңгы кабым суын иптәше белән бүлеште, гомумән, һәр солдат диярлек батырлык үрнәге күрсәтеп яраланган иптәшен сугыш кырыннан алып чыкты. Аларның шәхси каһарманлыгы, Ватанга бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге иң олы хөрмәткә лаек. Бигрәк тә үз улларын армиягә озаткан аналарга зур түземлек кичерергә туры килде. Алар улларының хәрби хезмәте кайда үтәчәген белмәде, япь – яшь малайлар үзләре дә чын сугышка керәчәкләрен күз алдына да китермәделәр”,- диде. Аннан соң ул солдат әниләренә чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Залдагылар алдында шулай ук Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары, подполковник Радик Төхфәтуллин һәм сугышчы интернационалистларның иҗтимагый оешмасы рәисе Иршат Җиһаншин чыгыш ясады. “Без Россия армиясе казанышларына тугры калган ветераннарның сугышчан даны белән горурланабыз, Ватаннан читтә башларын салган каһарманнарыбыз алдында баш иябез. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез. Әфганстанда, Төньяк Кавказ республикаларында һәм башка “кайнар нокталарда” үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын лаеклы үтәүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Без сугыш хәрәкәтләрендә катнашып исән кайткан яисә сугыш кырында башын салган һәр солдатны яисә һәр офицерны аерым ихтирам итәбез. Иң якын кешеләрен югалткан аларның әти – әниләре алдында баш иябез. Чын күңелемнән сезгә, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иснлек – саулык, бәхет һәм уңышлар телим!”,- диде хәрби комиссар Радик Харисович.
“Чыннан да бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн. Без бергәләшеп сугышны узган иптәшләребезне искә алабыз. Мин хәрби хезмәткә 1980 елның маенда чакырылдым. Башта Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем, аннан соң 1981 елның 2 февралендә Әфганстанга җибәрделәр. Анда Кундус провинциясендә урнаштык, бик күп рейдларда катнашырга һәм катлаулы заданиеләр үтәргә туры килде. 1982 елның 10 июнендә туган якларга исән – имин әйләнеп кайту насыйп булды. СССР Хөкүмәте һәм рәхмәтле Әфган халкыннан күп бүләкләр алдым. Билгеле, Әфганстанда алган чыныгу милиция хезмәтендә дә ярап куйды. Башта юл – патруль службасы инспекторы, аннан соң өлкән инспектор булып хезмәт иттем һәм ун елдан артык ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләдем.Милиция майоры званиесендә лаеклы ялга чыктым”, - ди әфганчылар башлыгы Иршат Кәшшафович.
Ул көнне район мәдәният йортына Әфган сугышы ветераннары, аларның туганнары, якыннары һәм дусларыннан тыш, патриотлар һәм сугышны буш аваз гына дип санамаучылар да килгән иде. Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатлар рухына бер минут тынлык игълан ителде. Сәхнәдә бер – бер артлы сугышчан җырлар яңгырады, алар залдагыларны янә Әфган сугышы елларына алып кайткандай булды. Исегезгз төшерәбез, әлеге сугышта безнең районнан 219 кеше катнашты, тугыз солдат һлак булды. Бүген районда 71 әфганчы яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев