Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә әфганчы сугышчы-интернационалистларның отчет-сайлау җыелышы узды

Чүпрәле районында яшәүче әфганчы сугышчы-интернационалистларның отчет-сайлау җыелышы булды.

 

Район территориясендә 70 шундый категориягә ия булган ир-ат яши. Чит җирләрдә барган сугышларда катнашкан якташларыбызның 13е инде туган җиргә кайтканнан соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле, вафат булган, 5 ир-егетне исә районга ул елларда үле гәүдәләре генә кайткан.

Әфганчылар җыелышларында һәлак булган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән истә калдылар.

Әфганчыларның үзләренең иҗтимагый оешмалары да бар. Әйтергә кирәк, әлеге оешма барлык әфганчыларның мәнфәгатен яклап, уңышлы гына эшләп килә. Әлеге солдатларны районда уздырыла торган чараларның күбесендә күреп була.

Җыелышта ясаган чыгышында әфганчылар оешмасы җитәкчесе Иршат Зиһаншин да шулар турында сөйләп үтте. Һәм отчёты ахырында үзен оешма җитәкчесе вазифасыннан азат итүләрен сорады. Иршат Зиһаншин сугышчы-интернационалистлар советын 22 елга якын җитәкләгән иде. Җыелышта катнашкан район башлыгы аңа шушы озак еллар иҗтимагый өлкәдәге хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау грамотасы тапшырды. Чарада шулай ук шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләгән, актив әфганчыларга да районның Мактау грамоталары тапшырылды.

Оешманы җитәкләүгә өч сугышчы-интернационалист кандидатурасы тәкъдим ителде. Җиде кешедән торган һәм сугышчы-интернационалистларның яңа гына сайланган советы шушы  кандидатуралар арасыннан Виктор Петуховны оешма җитәкчесе итеп сайлап куйды.

Виктор Петухов –Әфганстан җирләрендә канлы бәрелешләрне үткән сугышчы. Гаиләсе белән Иске Чүпрәле авылында яши. Җәмгыять тормышында актив катнаша, сугышчан командирлары белән элемтәдә тора. Үзе һәм иптәшләре йөргән сугышчан сукмакларны барлаган үз өендә музей-бүлмә оештырган әфганчы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев