Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ферма биналары ни хәлдә?

Көннәр әлегә бераз җылы торса да, вакыт көзгә авышты. Димәк, тиздән җәйләүдә йөргән маллар янә фермаларга кайтачак. Ә алар моңа әзерме?

Кышлату чорында терлекләрдән мул продукция җитештерүдә кытлык булмасмы? “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле филиалында узган семинар – киңәшмәдә районның терлекчелек белгечләре шуңа җавап эзләде. 
Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов семинарга килүчеләрне агымдагы елның сигез аенда ирешелгән күрсәткечләр белән таныштырды. Аның сүзләренчә, шушы чорда 178317 центнер тулаем сөт савылган, узган ел белән чагыштырганда үсеш 104 процентны тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 3827 килограмм югары сыйфатлы сөт җитештерелгән. Хәзерге вакытта район терлекчеләренең күмәк тырышлыгы белән тәүлек саен кабул итү пунктларына 72,5 тонна сөт сатыла.

Бигрәк тә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте терлекчеләренең фидакарь хезмәтләре мактауга лаек. Алар быелның сигез аенда 54819 центнер тулаем сөт сауганнар. Былтыргы белән чагыштырганда 9446 центнер артык продукция җитештергәннәр. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле, Мунчәли, Яңа Чокалы, Матак, Яңа Элмәле һәм Татар Бизнәсе филиаллары да үткән елдагыга караганда яхшырак эшләгәннәр. Ә менә П.В. Дементьев исемендәге агрофирмада киресенчә, узган елгы дәрәҗәдән 3653 центнер сөт азрак савылган. 
“Быел Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы безнең алга һәр савым сыердан уртача 5500 килограмм сөт җитештерүне бурыч итеп куйды. Сигез ай нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3827 килограммны тәшкил итә”, - дип ассызыклады агроидарәнең терлекчелек буенча баш белгече Айваз Абязов. “Цильна”, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле һәм Городище филиаллары сигез айда ук әлеге чикне уза алдылар. Билгеләнгән үрне яулау өчен кайбер хуҗалыкларга шактый ук дәрәҗәдә тырышырга туры киләчәк. Көз һәм кыш айларының әлеге төр продукцияне җитештерү өчен бик үк җайлы чор булмавын исәпкә алганда, максатка ирешү шактый кыен булачак.

Район буенча сигез айда 12457 центнер ит җитештерелде. Узган ел белән чагыштырганда үтәлеш 102 процентны тәшкил итте. Фермер хуҗалыкларындагы симертүгә куелган мөгезле эре терлекләр тәүлек саен уртача 928 грамм артым бирде. “Цильна” хуҗалыгында ул күрсәткеч 866 грамм булса, П.В. Дементьев исемендәге агрофирмада ул нибары 559 грамм гына булды. Киңәшмәдә малларның баш санын киметмәү турында кат – кат искәрттеләр белгечләр. Хәзерге вакытта районда 14925 баш мөгезле эре терлек асрала (узган елга караганда +19). Шуларның 4660- ы савым сыер. Барлыгы 4204 баш бозау алынган. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1232 баш тана исәпләнә. “Савым сыерлар көтүен яңартмыйча күп сөт җитештерүгә өмет итеп булмый”, - дип искәртте Айваз Абязов. Семинарның практик өлеше “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле авылында урнашкан терлекчелек биналарында узды. Биредә фермалар малларны каршы алырга тулысынча әзер: ишек – тәрәзәләр ремонтланган, биналар, утлыклар чистартылган. Монда хезмәт кешесенә дә тиешле игътибар бирелә, хезмәт шартлары тудырыла. Әлбәттә, бу кадәр эшне санаулы көннәрдә генә башкару һич мөмкин түгел.

Семинардагылар терлекчелек биналарының җәйләүдән кайтучы малларны каршы алуга хәзерлеген тикшереп кенә калмадылар, ә терлек азыгы әзерләү һәм баш санын арттыру технологияләре турында да сөйләшү алып бардылар, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр, терлекчеләргә хезмәт хакын үзвакытында түләү хакында да җитди сүзләр булды. Узган ел агрофирмада терлек азыгы белән проблема килеп чыккан. Хәтта саламны да читтән кайтарып ашатырга мәҗбүр булганнар. Агрофирма директоры Владимир Николаев узган елның ачы сабагы быел кабатланмас дип ышандырды. Соңыннан район башлыгы Марат Гафаров семинар эшенә йомгак ясап кышлату чорына конкрет бурычлар билгеләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев