Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча түгәрәк өстәлләр узды

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы авыл эшкуарлары белән эшне көчәйтә – 2019 елның 6 июненнән 15 октябренә кадәр Татарстанның барлык муниципаль районнарында,  традицион баланс комиссияләрен үткәрү кысаларында,  кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алган  түгәрәк өстәлләр  оештырылачак.

Яңа форматта беренче баланс комиссияләре  Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узды һәм җирле бизнес вәкилләрендә  зур кызыксыну уятты.

Бүген, 11 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Дәүләт заказы агентлыгы, үзмәшгульләргә ярдәм үзәге, Казан кооператив институты, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкилләре эшлекле визит белән Чүпрәле районында булдылар. 

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин район башлыгы Марат Гафаров озатуында Чүпрәле районы эшкуарлары һәм халкы белән очрашты.   Түгәрәк өстәл эшендә 200дән артык чүпрәлеле  катнашты.

Төрле ведомство экспертлары кече эшмәкәрлек,кооперация һәм үзмәшгульлек проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында оештырылган  биш  түгәрәк өстәл эше барышында фикер алыштылар. Ведомство белгечләре  якын арада гамәлгә кертеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләделәр  һәм эшкуарларга гамәлдәге чаралар буенча консультацияләр бирделәр. Шулай ук, үзмәшгульләрнең эш өстенлекләренә, контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеккә, үзмәшгульләрнең Биржа мәйданчыгы белән эшенә, шулай ук яңа салым режимында эшли башлау өчен тоткарлый торган факторлар турында да сүз барды.

Реклама

Спикерлар кооперативлар төзү идеологиясе, гамәлдәге грантлар турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Салым органнары һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.

Эш сәфәре кысаларында эскпертлар, шулай ук, бүгенге көндә үз эшчәнлеген  шактый уңышлы гына оештырган бизнес вәкилләре яннарында булдылар.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев