Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә энтузиаст Альберт Әхмәдишин яши

Кече фермалар - уңышлы бизнес

Чүпрәле районында Демин авылы бар. Татарның бөек җырчысы Габдулла Рәхимкуловның туган авылы. Рәсми телдә әлеге авылны Кече Шәйморза дип йөртәләр. Ә халык телендә ул Демин булып калган һәм шулай яшәвен дәвам итә.

Яшәү дигәннән... Бу авылда инде нибарысы 6-7 йорт кына торып калган. Калганнары буш. Авылга Иске Шәйморзадан чыгып кыр юлыннан барасы. Күтәрткән юл да, таш түшәлгәне дә юк. Ә авылга керер юлны бүлеп торучы ярыйсы ук тирән елга аша нык иттереп тимер-бетон күпер төзеп куелган үзе. Һәм менә шушы авылда, үзәк урамның иң очында Альберт Әхмәдишин исемле кеше яшәп ята. Яшәп кенә дә калмый, гөрләтеп эшли дә: 60 баш мөгезле эре терлек тота, дәүләт программасына кереп үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын киңәйтә, балалар үстерә, тормыш иптәше Дамирәгә дә ныклы терәк булып тора.

Рус телендә булса “энтузиаст” дияр иде аңа бик күпләр. Ожеговның эчтәлекле сүзлеге исә «энтузиаст»ны үз эшенә бирелгән шәхес, хезмәтенә дәртләнеп алынучы һәм ахыргы нәтиҗәнең уңышлы булачагына чын-чынлап инанучы буларак тасвирлый. Альберт та нәкъ шундыйлардан.

Шушы авылда туып-үскән ул. Шушында кайтып эшләрмен дип Буа ветеринария техникумына укырга киткән. Зоотехник белгечлеге алгач, туган авылына үзе генә дә түгел, гомерлек тормыш юлдашы Дамирәсен дә алып кайткан. Габдулла Рәхимкулов туган нигездә корылган гаилә һөнәрләренә тугры калып, билгеле инде, авыл хуҗалыгында эшләгән. Альберт 20 елга якын легендар ХХII партсъезд исемендәге колхозның дүртенче комплекслы бригадасы бригадиры була. Ә комплекста 1000 баш терлек, 2 меңләгән гектар чәчүлек җирләре бар, кыскача әйткәндә, үзе бер колхоз.  Әмма, җитә ки шундый вакыт – колхозлар таркала башлый, бригададагы мал-туарны да үзәккә – Иске Шәйморзага күчерәләр. Халык та шулай, авылдан әкренләп кенә китә, күченә. Тәҗрибәле, үз эшенә хилафлык китермәгән Альбертка эш табыла анысы – товарлыклы-сөтчелек комплексын ул Иске Шәйморзада җитәкли башлый.

Бүгенге көндә исә Дамирәсе Иске Шәйморза мәктәбендә укытучы булып эшли. Гаиләдә еллар барышында туган өч кызның икесе үз тормышын корган, төпчекләре юрист булу өчен югары уку йортында белем ала.

Җиргә мәхәббәт

Иске Шәйморза авылында пай җирләре бер кешегә 8 гектардан аз гына артыграк күләмдә бүленә. Замана шаукымына иярепме, әллә җирнең бәһасен, аның туендыручы булганына бөтен йөрәге белән инангангамы, Альберт Әхмәдишин үзләренә тиешле 6 пайны аерып алып, шунда иген үстерергә керешә. Районның җаваплы җитәкчеләре, бигрәк тә икътисад бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов белән сөйләшкәннән соң, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын да оештырып җибәрә. 24 баш сыер тотуга исәпләнгән бина  төзи. Һәм 2017дә дәүләтнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен булдырганнарга ярдәм программасына кереп 3,5 млн. сумнан артыграк грант акчасы ала. Шуның нигезендә “Цильна” хуҗалыгыннан җитештерүчәнлеге югары булган таналар кайтарта, сөтүткәргеч куя, «МТЗ-1221» тракторы, печән җыйдыргыч, сөт суыту җайланмасы да КФХда пәйда була. Бүгенгесе көнгә Альберт хуҗалыгындагы сыерларның баш саны 40ка җиткән. Шуның өстенә таналары, сарыклары, кош-корты бар.

Белеме буенча зоотехник булган ир-егет, билгеле инде, үз хуҗалыгында да бөтен төр теоретик таләпләрдән чыгып эшне оештыра, шул ук вакытта экономик яктан отышлы алымнарны да сайлый. Мәсәлән, сыерлар китергән бозаулардан алар “Үгез бер тапкыр гына акча бирә, ә сыер көн саен бирә” икәнлеген исәпләп, ул җенестән булган бозауларны бер айга җитәр-җитмәс үк саталар. Тешеләрен аерып алып асрыйлар. Терлекчелек бинасының бер очына мич тә чыгарып куйганнар, зур казанда арпа, солы пешә. Рацион шулар исәбенә дә төрлеләнә.

Реклама

–Бу кадәр зур хуҗалыкны ничек алып барасыз соң? – дип гаҗәпләнүемә каршы Альберт:

–Үзем һәм Дамирәдән кала тагын өч кеше эшли әле миндә,- диде.

Авыл тормышы барыбызга да таныш – кышын маллар тук кышласын өчен җәйлеген күп хезмәт куярга кирәк: печәнен хәзерлисе, игенен урдырасы...

–Шул бишәүләп эшлибез инде бөтен эшне, -ди Альберт. – Мин кырда печәнне төргәккә чорнатам, Дамирә трактор белән өй янына ташып тора, кичен барыбыз бергә өябез. Зарланырлык авырлыгын күргән юк.

Тракторны идарә итүне энәдән җебенә кадәр өйрәнгән Дамирә Актанышта узган “Авыл яшьләре” конкурсында беренче урынны алган. Шулай булмый ни, җәе буе ире кул астында булган, төрле техниканы иярләп караган ир йөрәкле ханым бит ул! Конкурста да тракторда төрле маневрлар ясап, көндәшләрен ярыйсы ук озак вакытка артта калдырып, финишка килгән Дамирә.

–Эшләгәндә дә шундый җитез, ә тормышта сабыр ул үзе, -ди хатыны турында Альберт.

Сыерларны да бергәләп савалар. Эшче егетләр дә өйрәнгәннәр савымчылыкка, аппаратларны ярыша-ярыша сыер җилененә тагып йөриләр икән. Савыла торган сөтнең көнлек күләме кышлыгын 500-600 килограммны тәшкил итә. Продукцияне бу вакытта килеп алалар. Ә язын-көзен сөт тапшыру Әхмәдишиннар өчен зур бер проблемага әйләнә. Чөнки, алда әйткәнемчә, авылга юл юк. Шундый “миллионер колхоз”ның дүртенче бригадасы ничек юлсыз калган – әллә җәйрәп яткан басу-кырларны бүләсе килмәгәннән, әллә башка төрле сәбәбе булганмы, моны инде хәзер белеп булмый.

... Әхмәдишиннар гына авылларын яшәтергә теләп, шуннан китмичә, тырыша-тырыша терлек асрый, авылга җанлылык биреп торуларын дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X