Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе - 2020" ачыкланды
Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде
1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2020" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Анда районның 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе катнашты.
Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын - О.А. Серафимова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе, 2 урын – Э.А. Санатуллова, 2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе, 3 урын – С.Р. Сәлимҗанова, 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе лаек булды.
1 һәм 2 урыннарны алган тәрбиячеләргә зона этабында уңышлар телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев