Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "ЭКОяз-2021" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елда акция алтынчы тапкыр рәттән, ике этапта узды.

Чүпрәле районы Башкарма комитетында ел саен үткәрелә торган «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс ТР Экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «ЭКОяз»акциясе бара. Акциянең төп максаты-гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм Татарстан халкын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.

2021 елда акция алтынчы тапкыр рәттән, ике этапта узды:

- 1 этап-район этабы, 2021 елның 1 апреленнән 14 маена кадәр

- 2 этап - республика этабы, 2021 елның 15 маеннан 31 маена кадәр

Акция кысаларында барлык теләүчеләр конкурсларда түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала::

- "Иң яхшы балалар бакчасы»

Реклама

- "Иң яхшы мәктәп»

- "Иң яхшы гаилә»

- "Иң яхшы предприятие»

- "Иң яхшы экоишегалды»

- "Иң яхшы муниципаль берәмлек".

Быел Чүпрәле районыннан «Иң яхшы балалар бакчасы» һәм «Иң яхшы мәктәп» номинацияләрендә ике җиңүче билгеләнде. Бу Иске Дуван башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм Советлар Союзы Герое С.А. Уганин исемендәге Матак урта мәктәбе.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне идарә башлыгы Николай Васин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев