Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә экологларга сораулар күп булды

Бүген Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Гыйләҗев һәм әлеге министрлыкның Иделаръягы территориаль идарәсе начальнигы Николай Васин гражданнарны кабул иттеләр.

Кабул итүгә килүчеләрнең мөрәҗәгатьләре, әлбәттә, бик урынлы һәм борчулы иде. Иске Элмәле авылында гомер итүче Николай Горбуновның мөрәҗәгате, мәсәлән, авылны икегә бүлеп агучы елга ярының ишелә баруы һәм иске зиратка, каберлекләргә зыян салуы турында булды.

Аның сүзләренә караганда, 2013 – 2014 елларда ярны ныгыту һәм әлеге табигый процессны туктату буенча зур гына эшләр дә башкарылган. Әмма, шушы урыннан 200 метр чамасы аралыктан соң икенче яктан текә яр ишелүен дәвам итә икән. Николай Горбунов авыл халкы исеменнән шушы гадәттән тыш хәлне туктату өчен министрлыктан ярдәм сорады. Район үзәгендә яшәүче Энҗия Шәрәфетдинова һәм Фирая Низамоваларның да торак йортларына елга яры ишелеп килү сәбәпле куркыныч туган. “Һәр елны яр 1 – 2 метр убылып килә. Хәзер өебез тәмам ишелү алдында. Һәр көнне ут йотып үткәрәбез”, - дип зарын белдерде хезмәт ветераны Фирая апа.

Ә менә “Звезда” һәм Иске Чокалы авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Низаметдинов һәм Виктор Григорьев үз авыллары җирлекләре территориясендәге карьерларны урам юлларын төзекләндерү максатыннан файдалану турында мөрәҗәгать иттеләр. Министрлык вәкилләре сораулар һәм гозерләр белән килүчеләргә тулы җавап бирделәр, мөмкин булганнарны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев