Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә егетләрне армиягә озату тантанасы булды

18 ноябрь иртәсендә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт каһарманы П.В. Дементьев исемендәге паркта районыбыз егетләрен армиягә озату тантанасы булды.

Котлау сүзләре белән призывникларга Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, әфганчыларның район Советы рәисе Виктор Петухов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев мөрәҗәгать иттеләр. Барлык чыгыш ясаучылар да армия хезмәте һәм Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының изге бурычы булуын билгеләп үттеләр. 18 яшенә җиткән һәр ир – егет армия сафларында намус белән хезмәт итәргә һәм өйләренә исән - сау кайтырга тиеш.

«Бүген без сезне олы юлга озатабыз, анда сез Чүпрәле районы һәм безнең республика данын лаеклы һәм намус белән якларга тиеш. Армиядә хезмәт итү – Россиянең гражданнарының изге бурычы. Дәүләт иминлеген тәэмин итү өчен сезнең кебек патриотлар кирәк һәм сезнең ярдәм белән безнең ил чикләре тулы иминлектә булыр дип ышанам. Армиядә хезмәт итү елы бик тиз узып китәчәк, ә хәтердә гомер буе сакланачак», - дип билгеләп үтте Айрат Фиркатович һәм тантаналы митинг ахырында район башлыгы исеменнән Ватанның булачак сакчыларына «командировочныйлар»лар тапшырды.

Реклама

Рәсемдә; берничә минуттан әлеге егетләр утырган автобус Казанга юл алды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев