Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Дуслык” паркы үзгәртеп төзелә

Паркта тротуар-юлларның нигезе ныгытылган, анда таш, ком түшәлгән.

Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы нигезендә агымдагы елда Иске Чүпрәле авылының халык теленә “Дачный поселогы” буларак кереп калган өлешендә “Дуслык” паркы төзеләчәге һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасында шушы проект өчен тавыш биреләчәге турында газетабызның май аендагы саннарының берсендә язган идек.

Паркта тротуар-юлларның нигезе ныгытылган, анда таш, ком түшәлгән. Асфальт юллар салуга әзерлек эшләре бара, тротуар кырыйларына бордюрлар урнаштырыла башлаган. Шул ук вакытта уен мәйданчыклары, балалар өчен башка уен җиһазлары урнаштыру урыннарын әзерләү буенча да эшләр башланып киткән. Паркны киләчәктә электр уты белән яктыртуны да планлаштырганнар. Электр кабельләре  җир астыннан китерелеп, парк эченә кадәр сузылган һәм яктырткычлар урнаштыру өчен җайланмалар куеп калдырылган. Проект нигезендә биредә балаларга уйнау өчен баскетбол кәрҗиннәре дә урнаштырылачак, мәйданчыклар да, утырып ял итү өчен төрле фигуралы урындык эскәмияләр дә булачак.

Төзелеш Буа шәһәренең “СтройГрад+” җәмгыяте  тарафыннан башкарыла. Бу әлеге оешма хезмәткәрләренең райондагы эшләренең беренчесе генә түгел. Моңа кадәр алар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен төзегәннәр иде һ.б.

Эшчеләрнең күтәрелеп карарга да вакытлары юк. Фаиль Шәрәфиев, Булат Нәбиуллин мастер Нияз Мохитов җитәкчелегендә тротуар читләренә бордюр кую белән мәшгуль. “Фламинго” җәмгыятеннән “Амкадор” тракторы белән Фәнис Измайлов туфракның уңдырышлы катламын алу һәм булачак тротуарлар өчен юлларны тигезләү, тротуарлар ясау өчен аларга ком түшәү эшләрен башкара. 

- Проект нигезендә эшлибез, менә күрерсез әле, биредә бик матур парк булачак. Әлегә кадәр паркта демонтаж һәм туфракның уңдырышлы катламын казып алып читкә чыгарып урнаштыру эшләрен башкардык. Тротурлар һәм балалар өчен уен мәйданчыклары һәм проект нигезендә башкарылырга тиешле башка объект урыннары әзерләнеп беткәч исә туфракның уңдырышлы катламы кире үз урынына салыначак һәм анда газон булыр, дип планлаштырыла,-ди  Нияз Мохитов.

Булсын гына! Матурлыкка, чисталыкка кем дә шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев