Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә дин әһелләре белән очрашулар узды

Очрашулар районның 5 мәчетендә үтеп, аларда барлык авылларның да катнашуы күздә тотылган иде.

Сәфәр аеның  13-нче  көнендә,  Һиҗри исәп буенча 1442 елда Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргат Нәүметов һәм мөхтәсибәтнең уку – укыту бүлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова авылларга сәфәр кылып районның  имам- хатыйблары, имамнары, мөгаллимәләре һәм абыстайлары белән  очраштылар.

Очрашулар районның 5 мәчетендә үтеп, аларда барлык авылларның да катнашуы күздә тотылган иде. Анда дин әһелләренең  сорауларына җаваплар бирелде, үтемле вәгазьләр сөйләнде.

Киңәшмәдә мәчетләрнең кышка әзерлекләре, гошер сәдакасына кагылышлы киңәшләр, октябрь аенда мәчетләрдә башланачак “Ял көне” укуларын  оештыру кебек мәсьәләләргә ачыклык кертеп, чыгышлар ясалды.

 Данир хәзрәт барлык дин әһелләрен “Өлкәннәр көне “ белән  котлады, мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты һәм азык – төлек җыелмасы, шулай ук имам-хатыйпларга  мөгаллимәләргә Корьән  (мәгънәви тәрҗемә ) тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев