Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе вазыйфасына кандидатураны расладылар

Депутатлар тикшерелгән барлык ун мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул итте.

Район Башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Чүпрәле муниципаль район Советының кырык бишенче утырышы булды. Утырыш эше белән район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелек итте.

Утырышның көн тәртибенә ун мәсьәлә кертелгән иде. Беренче - өченче мәсьәләләр буенча депутатлар алдында район финанс-бюджет палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Илдар Рәкыйпов чыгыш ясады. Депутатлар тарафыннан район бюджетына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Карар кабул итү алдагы финанс елында бюджет үтәлешенә йомгак ясау һәм район Советының бюджетка бәйләнешле кайбер карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде.

Дүртенче-алтынчы мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады.

Утырышта депутатлар район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Фәнил Җамалтдиновның районда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча күрелә торган чаралар турындагы чыгышын тыңладылар.

Көн тәртибенә Чүпрәле районының финанс-бюджет палатасы рәисе турындагы мәсьәлә дә кертелгән иде. Әлеге җитәкче вазифага Илдар Рәкыйпов кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатура расланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев