Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә депутат Парламент дәресе үткәрде

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Ринат Гайзатуллин Чүпрәле муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрде.

 

Чараны ачып, тарих укытучысы Альбина Мадюкова кыскача ТАССРның үсеш юллары, сугыш елларында якташларыбызның бөек батырлыклары, вакыт сынавын уңышлы үткән илнең Төп Законын кабул итүнең катлаулы шартлары турында сөйләде.Мәктәп укучылары тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин укучыларның дәрескә яхшы әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның өлгерешләрен югары бәяләде.

Реклама

Кунак Татарстанның казанышлары, республикада һәм Чүпрәле районында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар һәм программалар турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, мәктәпкә бүләк итеп китаплар тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X