Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Дамир Алимов истәлегенә волейбол ярышлары узды

Пенсионерлар арасында волейбол буенча уздырылган турнирда “Луч”, “Зенит” һәм “Стрела” командалары катнашты.

 

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм өлкәннәрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан, "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Дамир Алимов истәлегенә багышланган район пенсионерлары арасында волейбол буенча турнир үтте.

Дамир Дәүләтша улы Алимов 1948 елның 2 январенда Яңа Чүпрәле авылында туа. 1965 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлый һәм Алабуга педагогия институтына укырга керә. Ул бөтен гомерен туган ягына хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрнең берсе.

Дамир Дәүләтша улы үзенең хезмәт эшчәнлеген Куйбышев тимер юлының “Ульяновск” локомотив депосында эшләүдән башлый,  аннан соң Яңа Чокалы сигезъеллык мәктәбендә эшли, соңрак райондагы училищеда укыта. Озак еллар төрле җитәкче вазыйфаларда эшли. Гомеренең соңгы елларында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсен җитәкләде.

Дамир Дәүләтша улының фидакарь хезмәте төрле елларда  “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, СССР сәүдә министрлыгы, ТАССР Мәдәният министрлыгы, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек Министрлыгының Мактау грамоталары, кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.

Дамир Дәүләтшә улы кече яшьтән үк спортны, бигрәк тә җиңел атлетика һәм чаңгы спортын үз итә. Институтта укыганда чаңгы ярышлары буенча институтның җыелма командасы өчен күп тапкырлар чыгыш ясап,призлы урыннар яулый. Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсен җитәкләгән чорда да пенсионерлар арасында күп төрле спорт ярышлары оештырды.

Ярышлар башланыр алдыннан ветеран спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Үзенең чыгышында ул Дамир Дәүләтшә улының район һәм пенсионерлар арасында спорт үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.

Чыгышы ахырында Айрат Җәлалов ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканнары һәм пенсионерлар арасында спорттагы казанышлары өчен Любовь Аттинага, Мансур Хәйруллинга һәм Җәүдәт Хәмдиевка Чүпрәле районының 90 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды, аларга рәхмәт сүзләре җиткереп, сәламәтлек һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе Дилюзә Азизова, ветеран-пенсионер Иршат Закиров, Мансур Хәйруллин, Шамилә Федорова  Дамир Алимов исеме белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар, ярышларда җиңүләр теләделәр.

Чарада шулай ук Дамир Алимовның балалары, апасы, туганнары һәм якыннары катнашты. Дамир Дәүләтшә улының кызлары Эльвира һәм Эльза турнирда катнашучыларга, шулай ук, әтисе истәлегенә турнирны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнир беренче тапкыр үткәрелсә дә, тиешле дәрәҗәдә оештырылган иде. Турнирда өч команда катнашты: “Зенит”, “Луч” һәм “Стрела". Турнирның төп хөкемдары Раил Исхаков иде.

Барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча “Зенит” командасы – беренче, “Луч” командасы – 2 урын һәм “Стрела " командасы 3 урынны яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев