Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алды

Хуш, мәктәп! Исәнме, яңа тормыш!

Быел район буенча 11нче сыйныфны тәмамлаган 152 укучы аттестат ала, шуларның 25енең аттестатында гел “биш”ле билгеләре.

Илнең һәр төбәгендәге кебек, Чүпрәле районы мәктәпләрендә дә быел “Соңгы кыңгырау” чыңламады. Ә менә аттестатларны тапшыру тантаналы шартлардла узды.Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында тиешле таләпләр үтәлде, әлбәттә: вакыт аерымлыгы, кешеләрнең берьюлы күпләп бер урынга тупланмавы булдырылды.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә быел урта белем турындагы таныклыкны 30 укучы алды. Аларга аттестатларны тантаналы шартларда район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.

– Сезгә зур мөмкинлекләр, максатчанлык һәм бары тик игелек телисе килә. Сезгә бүген менә бөтен мәктәп тигезләшә. Бәхетле булыгыз һәм мәктәп елларының якты чоры турында онытмагыз!- диде ул чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп.  

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеен тәмамлаучыларны котларга Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов килде.

  • Бүген битлек һәм перчаткаларда булу кәефегезне төшермәсен. Сезнең алда яуланмаган үрләр, яңа юллар...Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә, балалар, -диде укучыларны котлап Д.Сатдинов.

Мәгариф учреждениеләре директорлары Лилия Насыйбуллина һәм Наталья Макарова да укучыларына изге теләкләрен җиткерделәр, мәктәп ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык һәм алар монда һәрчак көтелгән кунак булачагын билгеләп үттеләр.

Алда чыгарылышлыларны Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Алар инде барысы да кем булырга теләүләрен күптән ачыклаган: тапшырасы имтиханнар исемлеге дә билгеле. Бары тик иң әйбәт баллар насыйп булсын дип телик аларга..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев