Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чәчү төгәлләнү алдында

Район игенчеләренең күмәк тырышлыгы белән 38 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрелде. Бу барлык басуларның 93 процентын тәшкил итә. 


Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” һәм “ТрансПорт” җәмгыятьләре, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Яңа һәм Иске Кәкерле, Городище, Яңа Ишле филиаллары, “Низамов А.А.”,“Бикчуров Р.А.” һәм “Гафуров Җ.А.” крестьян фермер хуҗалыклары булачак уңышка нигез салуны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Алдагы берничә көндә чәчү тулысынча төгәлләнәчәк. Соңгы вакытта хуҗалыкларда силос өчен кукуруз, рапс, көнбагыш һәм кара бодай орлыкларын җир куенына күмдерү дәвам итә. Агроидарә белгечләре сүзләренчә, көннәрнең эссе һәм коры торуы басуларда чүп үләннәре һәм корткыч бөҗәкләр чыгуга бик уңай шартлар тудырды. Шуңа күрә чәчүлекләрне гербицид һәм агу химикатлар белән эшкәртү эшләрен кичекмәстән башларга кирәк. Бигрәк тә иртә чәчелгән сабан культураларына һәм шикәр чөгендере плантацияләренә игътибарны арттыру сорала,- ди агроидарәнең кырчылык буенча белгече Фәнил Халимов. Берүк вакытта сабан культураларын тамырдан тукландыру кебек агротехник чарага керешү эшләрен дә сузмаска чакыра белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев