Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә быел 42,5 мең гектар мәйданда язгы чәчү үткәрәсе бар

"Цильна" җәмгыяте һәм “Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып чәчүгә чыктылар.

Район аграрчылары күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән язгы чәчүгә дә керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 апрельга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча уҗым культураларын өстәмә тукландыру эшләре төгәлләнү алдында тора, “Цильна”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләрендә, “Низамов”, “Д.А.Гафуров”, “И.Ф.Махмутов” крестьян-фермер хуҗалыкларында, Дементьев агрофирмасында уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру эшләре күптән тәмамланды. Шул ук вакытта хуҗалыкларда һәм агрофирма филиалларында күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре дә тулы куәткә бара. Район буенча 6622 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр тырмаланган, бу тырмаланасы барлык җирләрнең 78 процентын тәшкил итә. Әлеге эшне беренчеләрдән булып “Цильна”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләре хезмәтчәннәре тәмамладылар. Район җәмгыятьләре һәм агрофирма филиалларында, шулай ук, дым каплату эшләре дә тулы куәткә бара.

“Цильна” җәмгыятендә бүгенге көнгә 550 гектар мәйданда арпа, 195 гектарда шикәр чөгендере, 100 гектарда катнашазык, 50 гектарда борчак, 50 гектарда люцерна, Дементьево агрофирмасында 90 гектарда арпа, “И.Ф.Махмутов” крестьян-фермер хуҗалыгында 50 гектар мәйданда борчак, “Д.А.Гафуров” крестьян-фермер хуҗалыгында 200 гектарда арпа, “Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында 150 гектар мәйданда арпа, “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында 20 гектарда арпа культуралары орлыклары җир куенына салынган.

Реклама

Без “И.Ф.Махмутов” крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, биредә 64 гектар мәйданны биләгән басуда борчак чәчәләр иде. Дамир Абдрафиев җитәкчелегендәге "Т-150" тракторы җирләрне культивацияли, Дамир Ахметов җитәкчелегендәге "МТЗ-1221" тракторы “СЗУ - 5,4” чәчкече тагып борчак культурасы орлыкларын җир куенына сала, Радик Хәйретдинов исә “МТЗ-82” тракторы белән катоклый иде.

Фермер хуҗалыгы җитәкчесе әйтүенчә,  агымдагы елда борчак культурасы 114 гектар мәйданны билиячәк. Шулай ук, 80 гектарда борай, 256 гектарда бодай, 250 гектар мәйданга көнбагыш культурасы да чәчәргә планлаштыралар.  

- Иртә язда чәчкән - откан дип халык юкка гына әйтмәгән. Шуны истә тотып, быел да басуларга беренче мөмкинлек булу белән үк чыктык. Көздән чәчеп калдырылган 300 гектар мәйданны биләгән уҗым культураларын ашлама белән тукландыруны тәмамладык. Бүген булачак уңышның язмышы хәл ителә. Ул механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләүләренә, хезмәтне оештыруга, чәчү кампаниясенең оптималь срокларда башкарылуына бәйле,-ди “И.Ф.Махмутов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X