Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә блок-модульле кибетләр булачак

2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота.

 

Кечкенә авылларда яшәүчеләрнең күбесе кибетләр булмаудан зарлана. Аларга атнасына бер тапкыр “тәгәрмәчле кибетләр” килеп китә анысы, кайберәүләре исә еш кына район үзәгенә, я булмаса, кибете булган зуррак авылларга барып атналык ризыкны берьюлы алып кайтып куя.

Татарстан районнарында «Авыл кибете» программасы кысаларында блок-модульле кибет безнең районда да төзелә. Мондый кибетләргә тиздән Иске Ишле һәм Татар Шатрашаны авыллары халкы йөри башлаячак.

Татарстан буенча  100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 шундый кибет булдыру күздә тотыла. Киләчәктә дә 50 генә хуҗалык исәпләнгән авылларда да модульле кибетләр эшләр дип ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев