Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә битлексез гражданнарны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда  7856 Covid 19 очрагы ачыкланган. 100 артык кеше үлгән.

Шуңа бәйле рәвештә Чүпрәле районында Башкарма комитет һәм вәкаләтле органнарның территориаль бүлекчәләре  хезмәткәрләре составында сәүдә нокталаырнда , хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләрендә, шулай ук, хезмәт коллективларында санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрләр. Соңгы тикшерелгән шундый  35 объектның икесендә беркетмәләр  төзелгән. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте халыкны барлык санитар таләпләрне үтәргә чакыра.  Һәр объектта  антисептиклар булырга  һәм барлык санитария таләпләре башкарылырга тиеш.

Бу хакта район Башкарма комитетында Айрат Җәлалов рәислегендә узган утырышта да әйтелде.

Реклама

–Соңгы вәзгыятьләрдән чыгып, ә бу коронавирус инфекциясе белән авыраучылар саны арту белән бәйле, хезмәт коллективларында бергәләшеп чәйләр эчү, төрле тантаналарга (туган көннәр, юбилейлар, һ.б) багышланган чарала үткәрүне кичектереп тору таләп ителә. Иҗтимагый урыннарда, аеруча кибетләрдә, транспортта булганда битлек кию мәҗбүри. Таләпләр үтәлмәгән очракта, штрафлар салыначак,-диде Айрат Җәлалов.

Пандемия башыннан бирле яңа короновирус  белән 88 чүпрәлеле авырган, бәхеткә аларның барысы да дәвалау узып, савыккан. Әмма бу һич кенә тынычланырга ирек бирми. Авыру бар һәм ул янәшәдә. Шуңа да сакланып йөрик, җәмәгать!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев