Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Безнең ишегалды" программасы буенча Кооперативная урамындагы ишегалды төзекләндереләчәк

2020 елда Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы буенча 1091 ишегалды төзекләндерелгән.

Кич белән, эш көне тәмамланганнан соң, Иске Чүпрәле авылындагы Кооператив урамында 11, 13, 15 нче йортлар ишегалдында яшәүчеләр белән очрашу булды.

Районның инфраструктура һәм төзелеш бүлеге җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуның максаты-2022 елга әлеге күп фатирлы йортларның "Безнең ишегалды" программасы буенча ишегалдын төзекләндерү планына кертү иде. Ишегалды мәйданы 7040,0 кв. м тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы буенча Чүпрәле районында быел Борындык станциясендә, Иске Шәйморза авылында һәм Иске Чүпрәледә күп фатирлы йортларның ишегалларында зур эшләр башкарылды.

Ишегалларын төзекләндерү концепциясе асфальт өслеге, уеннар өчен балалар мәйданчыгы төзүне күздә тота. Кыскасы, бөтен ишегалды модернизацияләнәчәк, яхшы заманча яктырту, тукталышлар, ял итү урыннары, эскәмияләр, подъездларга керү юллары һәм башкалар барлыкка киләчәк.

Өстәвенә, төзекләндерү планына халык үзләре дә кайбер төзәтмәләр кертә, теләкләрен дә билгеләп үтә ала. Бу йортларда яшәүчеләр шулай эшләделәр дә.

Программага кергән ишегалларын dvor.tatar сайтында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев