Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге конференциясе булды

“Бердәм Россия”нең безнең районда 22 беренчел оешмасы бар.

Анда 1250 кеше исәптә тора. Шулар арасыннан конференциядә катнашу хокукын 25 делегат алган иде.
Конференциядә сүз, башлап, үткән сайлаулар турыфнда барды. Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов өстәмә сайлауларда иң күп тавыш җыйган депутатларның патия әгъзалары булуы турында әйтте.
Көн тәртибендәге икенче сорау исә Район башлыгын һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге лидерын сайлаута багышланды. Партиялеләр әлеге ике постка да икешәр кандидатура тәкъдим иттеләр. Яшерен тавыш биргәннән соң партиянең җирле бүлеге секретаре вазифасына да, район башлыгы булуга да бер үк кеше – Марат Гафаров кандидатурасының бертавыштан якланганлыгы билгеле булды. Конференция делегатлары Район башлыгы итеп Марат Гафаровны сайларга дип район Советына тәкъдим кертергә дигән карар кабул иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев