Чүпрәледә "Бердәм Россия” партиясенең кабул итү атнасы узачак
«Бердәм Россия” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы узачак.
Кабул итүнең үзәк мәйданчыгы – “Бердәм Россия” партиясенең райондагы иҗтимагый кабул итү бүләмәсе (Адресы: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А, күпфункцияле үзәк бинасы ). Шулай ук, кабул итүләр районның барлык авыл җирлекләре Башкарма комитеты биналарында да узачак.
Гражданнарны кабул итү атнасында чүпрәлеләр социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итү проблемалары белән район җитәкчелегенә, депутатларга мөрәҗәгать итә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев