Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

Җиңү көнендә барлык рәхмәтләр, чәчәкләр, елмаюлар – аларга, Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга, толларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына булды.

9 май көнне Иске Чүпрәле авылы  үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел үтте, әмма бу куркыныч вакыйгалар турындагы хатирәләр һаман да күңелләрне кузгатып, күзләрне яшьләндерә. Чүпрәледән барлыгы 14 меңнән артык чүпрәлеле фронтка киткән, шуларның яртысыннан гына  азрагы исән-сау әйләнеп кайткан. Алар Җиңү өчен көрәшкән, сынмаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше генә исән. Сәламәтлекләре буенча да алар тантаналы чараларда катнаша алмыйлар.

Район башлыгы Марат Гафаров, кунаклар, район җитәкчеләре, яшь армиячеләр, “Форпост” оешмасы вәкилләре Сугыш һәм Хезмәт Даны обелискы янында Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

–Бөек Җиңү бәйрәме – ата-бабаларыбызның, бабаларыбызның батырлыгына хөрмәтебезне белдерү көне. Әлеге афәт беркемне дә кызганмады, һәр йортның ишеген шакыды, якын кешеләре, туганнары белән мәңгелеккә аерды. Без әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең батырлыкларын,  бүгенге аяз күк йөзенең, матур, якты тормышның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын онытырга тиеш түгелбез, -диде  Марат Гафаров бәйрәм уңаеннан район халкына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ТР буенча Дәүләт милекчелеге идарәсе һәм Ульяновск өлкәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов та җиткерде, шулай ук чүпрәлеләр адресына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм ветераннарның тол хатыннары Мөслимә Хәйруллина һәм Нурлеҗиһан Хуҗиевадан да котлау сүзләре яңгырады.

Реклама

Барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Митингның финал композициясе –Җиңү Парады да тантаналы, дулкынландыргыч булды.

Тантаналы чаралардан соң, “Чүпрәле” паркында район күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре солдат боткасы тәкъдим иттеләр.Чарада катнашучылар балалар сәнгать мәктәбе  укучыларының иҗади эшләрен  карадылар, Виктор Петухов җитәкчелегендә әфганчыларның хәрби атрибутлары белән таныштылар.

Район крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре сугыш еллары экспонатлары белән таныштырды. Теләге булганнар автомат сүтү һәм җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәдә исә  фронт җырлары яңгырады.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев