Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды

Чүпрәлеләр актив катнашты.

Матакта ирекле көрәш турниры узды

Турнирда Ульяновск өлкәсеннән, Чуваш Республикасыннан һәм Чүпрәле районыннан 100гә якын яшь спортчы катнашты.

Матак урта мәктәбенең спорт залында “Җиңү” XIX төбәкара һәм Советлар Союзы Герое С.А. Уганин истәлегенә билбау һәм ирекле көрәш буенча район беренчелегенә турнир узды. Ул Бцек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.

Ярышлар башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм “Тус” төзелеш компаниясе генераль директоры, ТР билбаулы көрәш федерациясе президенты, чуваш милли конгрессы президенты Николай Угаслов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелискка чәчәкләр салдылар.

Турнирда Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан, район спрот мәктәбеннән, Татар Бизнәсе, Алешкин-Саплык, Яңа Элмәле, Кече Чынлы, Зур Аксу мәктәпләреннән 100гә якын спортчы көч сынашты.  Җиңүчеләр төрле авырлык категорияләре, билбау һәм ирекле көрәш буенча, аерым-аерым, билгеләнде. Алар медальләр, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Район башлыгы Марат Гафаровтан турнирның истәлекле бүләге - велосипедка быел иң кече көрәшче, Матак урта мәктәбе укучысы Данил Ермолаев лаек булды.

Турнирның иганәчесе - "Тус" төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угаслов. Аңа тантаналы өлештә авыл башлыгы Владимир Шумилов Рәхмәт хаты да тапшырды.

"Чемпион" спорт комплексында бадминтон буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган турнир узды.

Ярышлар парлы категорияләрдә булды.

Турнирда иң көчле спортчылар уйнады. Үзебезнекеләрдән тыш, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсеннән дә бадминтончылар килгән иде.

Реклама

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин спортчыларны җиңүләре белән тәбрикләп, Грамоталар, кубоклар һәм медальләр тапшырды. Шулай ук ул Чүпрәле районында бадминтон буенча Федерация Президентына, районда бадминтонны популярлаштыруда зур өлеш керткәне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен Сингх  Раджеш Кумарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 “Алга, Җиңүгә!” VII эстафетасы кысаларында җиңел атлетика буенча ГТО комплексы нормативлары үтәлде.

Сабан туе мәйданындагы яңа чаңгы базасына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Алга, Җиңүгә!” җиңел атлетика эстафетасында катнашырга, мәктәп һәм күптармаклы технологияләр техникумы укучылары, авыллардан, шулай ук төрле учреждение һәм оешмалар халык килгән иде.

Эстафета трассасы 9 этапка бүленгән иде. Һәр команда составында тугыз кеше катнашты. Этапларны җаваплы судьялар контрольдә тотты.

Авыл җирлекләре арасында Городище авылы – 1, Уби – 2, Чуваш Чүпрәле командасы 3нче урынны яулады.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында 1нче урынга район спорт мәктәбе хезмәткәрләре чыкты. Район эчке эшләр бүлеге спортчылары - икенче, ә мәдәният бүлеге командасы өченче булды. Җиңүчеләргә федерациянең җиңел атлетика филиалы җитәкчесе һәм район башлыгы Грамоталары, кубоклар, бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне Алинә Рәхмәтуллина (Иске Чүпрәле күппрофильле лицей), Игнат Игнатьев (Матак урта мәктәбе), Виктор Явкин (район эчке эшләр бүлеге), Фәрит Камусин (район эчке эшләр бүлеге), Ильмас Нәфиев (район мәдәният йорты), Булат Ханбиков (мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе) “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура спорт комплексының алтын билгесе белән дә бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев