Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә басу-кырларда соңгы эшләр бара

"АгроТрансПорт" җәмгыяте соңгы кыр эшләренең берсе булган - көнбагыш суктыруны тәмамлап килә.

 Бу көннәрдә Ильмас Низамов, Анатолий Хохлов һәм Юрий Биктиряков җитәкчелегендәге өч "Класс-Тукано" комбайны 164 гектар мәйданны биләгән басуда көнбагыш суктыруны тәмамлап, 78 гектарлы басуда эш башладылар. Сергей Колпаков, Анатолий Никифоров, Фиолит Садеев һәм Шамил Камалетдинов җитәкчелегендәге КамАЗ автомобильләре суктырылган кыйммәтле бөртекне җәмгыятьнең ашлык кабул итү пунктына ташый.

- Әлеге культура 1100 гектар мәйданда чәчелгән иде. Шуның 900гә якын гектары суктырылды. Басудан бөртекләр 8-9 процент дымлылык белән кайта. Аннан соң көнбагыш бөртекләрен чит илдә эшләнгән “Петкус” маркалы, бер үк вакытта ашлыкны чистарту һәм  киптерү эшләрен башкаручы агрегат аша чыгарып, амбарларга саклауга куябыз. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 20 центнерны тәшкил итә. Көннәр шундый кояшлы, коры торса озакка сузмыйча бу эшне төгәлләрбез дә дип уйлыйм,-ди җәмгыятьнең баш агрономы Илдар Усманов.

Механизаторларның барысы да диярлек иртә яздан алып кара көзгәчә хезмәт куялар: җирне сукалау, культивацияләү, чәчү, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү, ашлама кертү белән шөгыльләнәләр икән. Эшләр тәмамлангач алар язгы эшләрдә катнашачак  техниканы, тырмаларны һәм башка тагылма агрегатларны төзекләндерү эшләренә керешәчәк.

Рәсемдә: “АгроТрансПорт”ның уңган механизаторлары Илмас Низамов һәм Анатолий Хохлов, җәмгыятьнең баш агрономы Илдар Усманов (уртада) белән. Шоферлар Сергей Колпаков, Анатолий Никифоров, Фиолит Садеев, Шамил Камалтдинов. Автор фотолары.

Белешмә

Бүгенге көнгә район буенча 2100 гектардан артык мәйдандагы көнбагыш культурасы урып  суктырылды. Һәр гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга.

Туфрак әзерләнә

Авыл хуҗалыгына караган җәмгыятьләр һәм агрофирма филиалларында киләсе ел чәчүенә туфракны әзерләү эшләре дә дәвам итә. Агымдагы елда район механизаторлары алдында 47 мең гектар мәйдандагы басулар сукаланып калырга тиеш. Бүгенге көнгә әлеге мәйданның 40 меңнән артык гектарында эшләр тәмамланган. “Цильна” җәмгыяте районда беренчеләрдән булып басуларны киләсе ел чәчүенә әзерләп, сукалау эшләрен бетергән. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә, “И.Ф.Мәхмүтов”, “А.Низамов” һәм “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыкларында көнбагыш культурасы биләгән мәйданнарны гына сукалыйсы калган. Ә менә “Дементьев исемендәге агрофирма”да һәм “Эталон-Агро” җәмгыятендә сукаланырга тиешле җирләрнең әлегә 80 һәм 75 процентында гына эшләр тәмамланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев