Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә 1-4 нче сыйныф укучылары көнгә бер тапкыр, түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә

Безнең районда эшләп килүче 30 белем бирү учреждениесендә  исә 769 башлангыч сыйныф укучысы белем ала.  Агымдагы уку елында Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә районның барлык мәктәпләрендәге 1-4 нче сыйныф укучылары бер тапкыр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә башлады. Укучыларның көненә бер тапкыр бушлай туклануы 51 сум 85 тиен тәшкил итә. Менюга итле аш, итле ботка, какао, яисә чәй, компот, төрле салатлар, җиләк-җимешләр керә. Әлеге сумма дәүләт тарафыннан бирелә. Моңа өстәп һәр мәктәпнең үз мәктәп яны участогы, бакчасында үстерелгән уңыштан булдырылган ризыклар да менюга кертелә. Ә мәктәп бакчаларында кыяр, помидор, суган, бәрәңге, кишер, кәбестә һәм аш чөгендере кебек яшелчәләр үсә. Җиләк-җимешне җыеп  кайнатма, компот әзерлиләр, кыяр-помидорны, кәбестәне тозлыйлар. Шул рәвешле эшкәртелеп, алар укучылар өчен ризык була.

Башлангыч сыйныф укучылары көне буе диярлек мәктәптә булалар. Шуңа күрә дә озайтылган көн төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар ике тапкыр ашатыла. Беренче ашату 51 сум 85 тиен исәбеннән булса, икенче ашату 4 сум 72 тиен исәбеннән әзерләнә. Монысында меню буенча балаларга ботка, чәй һәм ипи бирелә һәм, билгеле инде, өстәмә итеп мәктәп яны участогыннан әзерләнгән кулланыла.

- Укучылар ашханәдә график нигезендә ашыйлар. Аларны өстәлләр артына билгеле бер дистанцияне саклап утырталар. Ягъни “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләре дә үтәлә. Һәр мәктәптә сыйфат комиссиясе эшли, -ди район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов. 

Мәктәпләрдә, ашханәләрдә барлык куркынычсызлык чаралары да төгәл үтәлә: һәр сыйныф аерым билгеләнгән вакытта ашый, ашханәгә керү урынында, бәдрәфтә дезинфекция чаралары урнаштырылган. Кулларга сиптерелүче дезинфекция чаралары кул белән тимичә, терсәк ярдәмендә басып чыгарыла торган дозаторларга салынган. Барлык мәктәпләр дә контактсыз термометрлар белән тәэмин ителгән.

Реклама

Укучыларның рационына кертелергә тиешле продуктлар тендерга куела. Аны откан эшмәкәрләр белән килешүләр төзелә. Бүгенгесе көндә район мәктәпләре ашханәләрен Л.Р.Давлетшина, "Ибриз“,“Торговый дом Ягодная слобода”, А.Б.Каймаков, “Гарант продукт+”, “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты”, С.М.Орлов кебек эшмәкәрләр һәм оешмалар продуктлар белән тәэмин итә.  Икмәк райондагы “Хлебозавод”тан китерелә.

–Аш пешерүчеләр менюны төрләндерергә тырышалар. Сыйфат мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә безнең, график нигезендә мәктәпләргә чыгып, тикшерүләр үткәрәбез,-ди Ильнур Мавзютов. – Шулай ук ата-аналар да, теләсә кайсы вакытта мәктәпкә килеп, балалар өчен пешерелгән ризыктан авыз итеп карый ала.  

Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек туклануына да бәйле. Безнең мәктәпләрдә исә моны аңлап эш итәләр, диясе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X