Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Балалар иҗаты йортында балалар һәм аларның ата-аналары өчен чара узды

Чара инвалидлар ункөнлегенә багышланган иде.


“Талантлар планетасы” Балалар иҗаты йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары катнашында чара узды. Ул "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлеге, район мәгариф бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан оештырылды.
Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, рәхәтләнеп "Юл билгеләре" пазлларын, башваткычларны чиштеләр, "Акыллы шнур" уенын уйнадылар. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлеге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова яктылык кайтаргыч элементлар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Балалар, шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мультфильмнар һәм видеолар карадылар.

Шулай ук, ата-аналар белән балаларны автомобиль салонында йөртү кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтаргыч элементларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булу шартларында куллануның файдасы һәм кирәклеге турында әңгәмә дә үткәрелде. Чара азагында барлык балаларга "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев