Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл җыеннары дәвам итә

Бүген Кече Чынлы, Иске Шәйморза һәм Яңа Борындык авыллары җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.


Анда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлекләре башлыклары, активистлар, ветераннар, пенсионерлар һәм яшьләр катнашты.
Кече Чынлы авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданга йөздән артык кеше килгән. Араларында шактый ук өлкән яшьтәгеләр дә бар. Бу үзе үк авыл халкының яшәешебезгә битараф булмавын күрсәтә. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов сүзләренчә, авылда 1050 кеше даими яши, аларның 506 сы хезмәткә яраклы һәм шушы кадәр үк пенсионер санала. Авыл халкын начар яши дип булмый. Йортларда заманча уңайлыклар тудырылган. Биредә ел әйләнә әллә ничәшәр миллион сумлык төзү эшләре башкарыла. Тотрыклы икътисады булган “Цильна” җәмгыяте дә ул эшләрдә хәлдән килгәнчә булыша. Авыл кешеләре мал – туарны һәм кош – кортны да күпләп асрый. Шәхси хуҗалыкларда бүген 1332 баш мөгезле эре терлек һәм 18 ат бар. 11000 якын кош – корт тоталар. Билгеле инде, монда да “Цильна” җәмгыяте үзенең ярдәм кулын суза. Боларның барысы өчен дә авыл җирлеге башлыгы Г. Халитов идарә директоры Барис Гафуровка халык исеменнән олы рәхмәтен белдерде. Корбан гаетенә дә ул ике мәчеткә җидешәр центнерлы ике тана биргән. Җыен барышында авыл халкы электр баганаларының тәмам искергән булуы һәм йортларга куркыныч янавы турында да әйтте. Бу бигрәк тә Үзәк һәм Калинин урамнарындагы баганаларга кагыла. Тиешле оешмалардан бу хакта чара күрүне сорадылар. Идарә директоры Барис Гафуров исә хуҗалыктагы эшләр белән таныштырды, урак барышы турында сөйләде. “Үсемлек культуралары уңышы куандыра. Бүгенге көнгә уракның 80 процентын тәмамладык. Тагын бер мең гектар чамасы мәйдандагы ашлыкны суктырасы калды”,- ди ул.

Иске Шәйморза һәм Яңа Борындык авылы җирлегендә яшәүчеләр дә җыенга әзерлек белән килгән. Шәйморзалылар үз гозерләрен түкми – чәчми район башлыгына җиткерергә тырыштылар. Бигрәк тә олы яшьтәгеләрне хастаханәне төзекләндерү эшен ашыктыру, дарулар алу өчен аптека булдыру, ә кечешәйморзалыларны исә юл проблемасы борчый. Район башлыгы сүзләренә караганда, хастаханәне төзекләндереп бетергәч, шушы бинада ук бер бүлмәгә аптека урнаштыру планлаштырылган. Йортларга су кертеп бетерү һәм үзәк урамга асфальт җәю дә планда. Район башлыгы Марат Гафаров җыенга килүчеләрне бүген районда нинди эшләр алып барылуы белән дә таныштырды. Билгеле инде бөтен эшнең асылында югарыдагы җитәкчеләрнең, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның турыдан – туры ярдәме ярдәме барәбәренә башкарылуы әйтелде. Бүгенге көндә район кешеләренә “эш юк” дип әйтү килешми дә шикелле. Марат Ринатович әллә ничә төрле вакантлы эш урыннарын атады. “Идел буе Циолет” оешмасына гына да 19 мең сум хезмәт хакы белән 20 кеше таләп ителә. Мебель цехына биш хезмәткәр кирәк. Көзгә табан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге товарлыклы – сөтчелек фермаларына сыер савучылар кирәк булачак. Кыскасы, ялкауланма! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев