Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

Авыл тормышында эш туктамый.

 

Әмма көзге кыр эшләре төгәлләнгәч, районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре хөрмәтенә бәйрәм тантанасы уза. Чүпрәле районы агросәнәгате комплексында нәтиҗәлелекне аоттыра баралар. Бу авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Шул ук вакытта район дәүләтнең дә зур ярдәмен тоя.

Безнең район элек-электән икмәк иккән, терлекчелек продукциясе җитештергән. Район икътисадында төп урынны аграр сектор алып тора. Аның уңышлы үсеше һава торышына һәм климат шартларына гына да бәйле түгел. Беренче чиратта үз җиреңнең кайгыртучан хуҗасы булырга кирәк. Агымдагы елда район буенча 2 миллиард 118 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән (үсеш 114,4 %). Чыннан да, уңышлар бәяләп бетергесез. Чүпрәле районының авыл хезмәтчәннәре агымдагы елның ун аенда 218939 центнер сөт җитештерделәр.  Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, район буенча сөт саву күләме 105 процентка (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8840 центнерга күбрәк), 15450 центнер ит, 94500 тонна ашлык (2018 елда 82000 тонна иде) җитештерелгән. Киләсе елда чәчү өчен 10256 (115 %) тонна орлык запасы булдырылган, 2000 гектарга якын көзге культуралар чәчелгән, туңга сөрү 48100 гектардан артык мәйданда башкарылган. Быел гына да районның өч гражданины фермер хуҗалыгын үстерү өчен махсус грантка ия булды. Тугыз шәхси ярдәмчел хуҗалык 200-400 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Шулай ук районда авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү буенча дәүләт программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Ике кооперативка бишәр миллион сум грант бирелде.

Алдынгылар слетында район башлыгы Марат Гафаров агымдагы елның район агросәнәгать комплексы өчен җиңел булмавын билгеләп үтте.Көзге культуралар 12 мең гектарга якын мәйданда һәлак булды. Язгы чәчү тәмамланганнан соң, ягъни май азагында башланган корылык бер айга сузылды. Бары тик агротехник чараларны, технологияләрне вакытында үтәү, минераль ашламалардан дөрес файдалану нәтиҗәсендә генә үсемлекләрне саклап кала алдык, - диде район башлыгы.

Бөртекле культуралар биләгән 34 мең гектардан артык мәйданнан уртача 27 центнердан артык ашлык суктырып алынды һәм тулай җыем 94500 тонна тәшкил итте (узган ел - 82000 тонна иде). "Цильна" хуҗалыгы басуларында бу күрсәткеч 50,8 центнерны тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тармакның уңышлы үсеше кеше факторына нык бәйле. Мисал артыннан ерак йөрисе юк. Кече Чынлы халкының эш тәҗрибәсе башка хуҗалыклар өчен үрнәк. Үсемлекчелек турында сөйләгәндә, терлек азыгы әзерләү агросәнәгать секторы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. 2019-2020 елларның кышкы чорына район буенча җитәрлек күләмдә азык запасы әзерләнде. Шуңа бер генә хуҗалыкта да азык кытлыгы юк. Сан турында сөйләгәндә, сыйфат турында да онытырга ярамый. Коллективлар азыкның сыйфатын саклап калу өчен күп көч куйды. Кукуруздан яхшы уңыш алдынды. Мөгезле эре терлекләрнең рационын баету өчен печән, сенаж җитәрлек әзерләнде. Елдан – ел мөгезле эре терлекләр саны арта. 2018 ел белән чагыштырганда аларның гомуми саны 14713 (+118) җитте. Бу юнәлештә, бигрәк тә җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте һәм фермерлар яхшы эшләделәр. Шәхси хуҗалыкларда малларның баш саны арту да уңай күренеш.

"Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Иске Ишле, Зур Аксу, Татар Бизнәсе филиаллары һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа һәм Кече Уби филиаллары терлекчеләренең фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Яңа Ишле, Чуваш Бизнәсе һәм "Цильна" хуҗалыкларында симертүгә куелган эре мөгезле терлекләрнең һәр кайсы тәүлеккә уртача 800 граммнан артык үсеш бирде.

Агымдагы елның ун аенда район буенча 4849 баш бозау алынды. Урыннарда яшь үрчем белән белән эшләүгә мөнәсәбәт үзгәрде, аларның үлеме кимеде. Ел саен ферма бигналарында агымдагы яки капиталь ремонт үткәрелә. Әлбәттә, ел нәтиҗәләре куандыра. Әмма кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемалар да бар. Бу кадрлар мәчьәләсе. Бүген хуҗалыкларда инженерлар, агрономнар, ветеринария табиблары җитми. Хәзерге вакытта югары уку йортларында 57 студентыбыз белем ала. Соңгы биш елда Чүпрәле районына нибары ун яшь белгеч кайткан һәм алар хуҗалыкларга беркетелгән.  Аларның барысы да дәүләт ярдәменнән файдаланган. 35 яшькә кадәрге белгечләр арасында үткәрелгән республика конкурсының "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч" номинациясендә дүрт белгеч диплом һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән.

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү уңаеннан тантанада Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев катнашты. Башкала кунаклары Чүпрәле аграрийларына сәламәтлек һәм һава шартларына бәйсез рәвештә нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүләрен теләделәр, районның хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләре шулай ук район башлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. Бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган хезмәт ярышына нәтиҗә ясалды. Үсемлекчелек тармагы йомгаклары буенча беренче урынны – җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, икенче урынны —"Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасы, өченче урынны "Эталон-Агро" хуҗалыгы алды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында беренче төркемдә (500 гектардан артык) «Бикчуров Р. А.», «Мәхмүтов И.Ф.», “Низамов А. А.”, “Амосов А. Н.” һәм “Хәйруллин Ф. А.” крестьян – фермер хуҗалыклары, икенче төркемдә (500 гектарга кадәр) “Хисамов А. М.”,  “Артемьев В. Н.”, “Лысов В.А” һәм “Афанасьев А.В.” КФХлары иң яхшылар дип танылды. Җиләк – җимеш культуралары үстерү буенча “Хәйруллин А.” фермер хуҗалыгы җиңү яулады.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле бәйрәм хуҗаларына концерт программасы тәкъдим иттеләр. Рәсемдә: Хезмәт алдынгыларын бүләкләү. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев