Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Чүпрәле районының Иске Шәйморза авыл җирлегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре катнашты. Алар крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү аша авылларны алга таба яшәтү һәм авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Иске Шәйморза авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче «Әхмәдишин А. А.», «Халитов И. С.» КФХларында һәм үзмәшгуль Байбулатова Г. Р. теплица хуҗалыгын карадылар.

Пленар өлештә район башлыгы Марат Гафаров семинар-киңәшмәдә катнашучыларны районның кече һәм урта бизнесындагы эшләрнең торышы белән таныштырды. Иң уңышлы үсеш алган, продукция алуны арттырган хуҗалыкларны атады. Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программалары турында сөйләде.

 - Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 16 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 5319 савым сыеры бар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кайбер җирлекләрдә үсеш күзәтелә, - дип билгеләп үтте үз докладында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин да. Ул авыл җирлекләренең барлык күрсәткечләренә тукталды һәм җентекле анализ ясады.

Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәр авыл җирлегендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, торак төзү һәм исәпкә алу, алынган субсидияләр һ. б. буенча анализ ясап, алдынгылар һәм артта баручыларның исемнәрен атады. 2019 елгы эшкә йомгак ясады, 2020-2022 елларга бурычлар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев