Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча чираттагы семинар-киңәшмә узды

Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча чираттагы семинар-киңәшмә Городище авыл җирлегендә узды.

Городище авыл җирлеге район буенча һәр квартал саен чыгарыла торган “Авыл җирлекләре рейтингы”нда алдынгы урыннарны били. Әлеге рейтинг эшчәнлек барышындагы 14 төрле билгеләмәләр буенча төзелә. Монда авыл җирлегендәге мәшгульлек, кече һәм урта бизнес үсеше, теркәлгән торак мәйданнар, салым һәм салымнан тыш керемнәр, мал-туарның баш саны һәм башка тагын шундый төр күрсәткечләр исәпкә алына. Бу юлы да семинарда катнашучылар  Городище авыл җирлеге территориясендә соңгы елларда үсештә булган Архиповның крестьян-фермер хуҗалыгын карадылар һәм Виталий Салифанов җитәкчелек иткән шәхси авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

Авыл җирлекләре эшчәнлегенең үткән өч айлык нәтиҗәләре исә семинарның пленар өлешендә анализланды һәм авыл башлыклары алдында торган бурычлар барланды. Киңәшмә барышында район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов чыгышлары тыңланды. Чарада район Башлыгы Марат Гафаров та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев