Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл җирлекләре. Кем алда?

Авыллар, андагы тормыш, халыкның активлыгы да үзара чагыштыруларда күренә. Әлеге чагыштырулар 14 төрле күрсәткечтән чыгып башкарыла.

Беренчесе аның – авыл җирлеге күләмендә теркәлгән эшсезлек күрсәткече. Эшсезләр саны буенча Матак, Зур Чынлы, Иске Чүпрәле авыл җирлекләре “дан тота”. Соңгы тугыз айда Зур Аксу, Звезда, Түбән Чәке, Уби, Иске Кәкерле авыл җирлекләрендә бер генә эшсез дә теркәлмәгән. Җан башына туры килгән теркәлгән урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары буенча исә Кече Чынлы, Алешкин-Саплык, Зур Аксу үткән 9 айда бик әйбәт эшләгән. Җан башына туры килгән яңа төзелешләр саны белән исә Иске Чүпрәле, Уби, Городище авыл җирлекләре мактана ала. Марс, Түбән Чәке, Яңа Борындыкта бер генә квадрат метр да яңа төзелеш теркәлмәгән. Әлеге чагыштыру авыл җирлекләре рейтингын билгеләүнең исәп буенча – өченчесе. Рейтингны билгеләгәндә, шулай ук, җан башына туры килгән керем, шушы территориягә туры килгән мал-туарның, кече һәм гаилә фермаларының саны,  халыкның арту-кимүе, программалардан файдалану, субсидияләр алу һ.б. тагын күп төрле күрсәткечләр исәпкә алына. Сезнең игътибарга шундый күрсәткечләрдән чыгып кайсы авыл җирлегенең нинди баскычта торуын күрсәткән таблица тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 2019 елның 9 аен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев