Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Алтын Барс " боз сарае янында җиләк-җимеш бакчасы утырттылар

Агач утырту инициативасы белән Иске Чүпрәле авылында яшәүче Камил абый Бекмөхәмәдов чыкты.

Бүген, 2020 елның 6 октябрендә, Иске Чүпрәле авылының көньяк-көнбатыш өлешендә «Бергәләп җиләк-җимеш бакчасын утыртыйк!" дип исемләнгән экологик акция узды. Әлеге акцияне үткәрү  инициативасы белән хезмәт ветераны һәм районның хөрмәтле кешесе Камил абый Бекмөхәмәдов чыкты.

Камил абый Бекмөхәмәдов җиләк-җимеш үсентеләрен үз акчасына сатып алган. Исегезгә төшерәбез, алмагач, груша,  слива кебек төрле сортлы 75 үсенте ветеран тарафыннан узган ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына сатып алынган иде. Әлеге җиләк-җимеш бакчасы район үзәгендә барлыкка килде. Быел исә, Камил абый  тагын 250 төрле культуралар үсентесе сатып алган. Агачлар утырту эшен узган атнада башладылар. Шулай итеп, Яңа Чүпрәле авылы мәчете янында 30дан артык җиләк-җимеш агачы утыртылды, Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы территориясендә дә шундый ук күләмдә куаклар барлыклар килде. Шулай ук 60ка якын үсентене Камил абый мәдәният хезмәткәрләренә бүләк итте, аларны амфитеатр янындагы беркетелгән участокта утырттылар.
Һәм менә хезмәт ветераны тырышлыгы белән «Алтын Барс» боз сарае янында 85 төп үсентесе булган тагын бер җиләк-җимеш бакчасы барлыкка киләчәк. Бу сан Камил абыйның юбилеена туры китерелгән, киләсе елда ул 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. Яңа җимеш бакчасы да «Юбилей бакчасы»дип аталачак.
Экологик чара оешма һәм предприятие хезмәткәрләрен, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарын берләштерде.
Хезмәт ветераны инициативасын район башлыгы Марат Гафаров та хуплап, изге эшкә кушылды. "Камил абый ел саен агачлар утыртачагын әйтте. Моны ул түләүсез нигездә башкара.  Бу инде дүртенче бакча һәм аның планнары күп әле. Без сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез һәм берничә елдан соң бу хезмәтләрнең нәтиҗәләрен күрергә язсын", - дип шәрехләде Марат Ринатович.
Камил абый Чүпрәле районына үз гаиләсе белән 24 ел элек кайтып төпләнгән. "Туган авыл өчен файдалы эшләр эшлисе, хәтер калдырасы килә. Киләсе буын мин башлаган изге эшләрне арттырыр һәм табигатькә сакчыл карашта булыр һәм үзенең кече ватанын яратыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте хезмәт ветераны.
Гомумән алганда, бүген Чүпрәле районында 250 дән артык үсенте утыртылды. Куаклар паркларда, чишмәләрдә урын алды.Чара Бөтенроссия агач утырту акциясенә багышланган иде. Әлеге акция 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-Татарстан Республикасы урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урман катламын саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев