Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә алкоголь өлкәсендәге законнарны бозуның 30 очрагы ачыкланган

Агымдагы елның 9 аенда район территориясендә 30 контроль-тикшерү чарасы үткәрелгән. Әлеге тикшерүләр вакытында алкоголь өлкәсендәге законнарны бозуның 30 очрагы ачыкланган.

– Алкогольле эчемлекләр сатуда закон бозуның  9 очрагы - учет тәртибен бозу, 11е - декларацияләү тәртибе бозылу, 3 очрагы маркировкаланмаган алкоголь продукциясе әйләнешенә, 1 - алкоголь продукциясен законсыз (лицензиясез) сату, 1 - документлары (ТТН, сертификат, декларация) булмаган алкоголь продукциясен сатуга, 1 очрак алкоголь продукциясен сату вакыты, шартлары һәм урыны бозылуга, 2 - алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең (ценниклар, вывеска, сатып алучы почмагы) бозылуына,  3 очрак билгеләнгән срокта штрафларны түләмәүгә туры килә, - ди ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Марат Җәлалов.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елның 11 июлендә Цивильск-Ульяновск автоюлында гражданин В.Складанюк  тоткарланган, анардан  2 литр күләмендә маркировкаланмаган алкоголь продукциясе алынган. Шулай ук, 23 августта Иске Чәке авылындагы бер шәхси кибет тикшерелгән. Тикшерү барышында сертификаты, продукцияне озата баручы документлары, ЕГАИС системасында теркәлмәгән, ценниклары булмаган алкоголь продукциясе сатылу ачыкланган һәм 33,5 литр алкогольле эчемлек сатудан алынган. Агымдагы елның  9 октябрендә Иске Кәкерле авылындагы шәхси эшмәкәр  кибете тикшерелгән һәм анда, шулай ук,  сертификаты, продукцияне озата баручы документлары, ЕГАИС системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясе сатылуы ачыкланган. 61,5 литр исерткеч эчемлек сатудан алынган.

Гомумән, 9 ай эчендә әйләнештән 113 литр күләмендә составында спирт булган һәм алкогольле, легаль булмаган, эчемлек алынган.

– Суд һәм вәкаләтле затлар тарафыннан 19 административ эш каралды, -ди М. Җәлалов. - Суд каравы нәтиҗәләре буенча 48 мең сум күләмендә административ штрафлар салынды. Барлык штрафлар да түләттерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев