Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә агротармак уңганнарын зурладылар

2018 елның урып- җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте -беренче, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы – икенче һәм “Эталон – Агро” җәмгыяте өченче урынны яулады һәм кубоклар белән бүләкләнде.

—Чираттагы авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлаша. Бүген бәйрәм. Авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт итүче алдынгыларны хөрмәтләү ул бәйрәм генә түгел, монда без башкарылган эшләргә йомгак та ясыйбыз. Районыбызның аграр сәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышлары Республика Хөкүмәте тарафыннан югары бәһалануы сезнең тырышлыкны ачык күрсәтә. Нәкъ менә бирегә чакырылган хезмәт батырлары алдында бүген без баш иябез һәм алдагы көннәрдә дә районыбыз дәрәҗәсен төшермәссез дип ышанам, — диде Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында ясаган чыгышында.

Аннан соң ул авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга рәхмәтен җиткерде, , 2018 елдагы күрсәткечләрне анализлап файланылмаган резервларны ачыклады һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде, икътисадый яктан матур күрсәткечләргә ирешкән оешмаларның һәм аерым хезмәтчәннәрнең исемнәрен атады. 
Тантанада ТР ның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең , район мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләре бәйрәм хуҗаларына сәлам юллады, концерт программасы тәкъдим итте. Чарага рәсми кунаклар да килгән иде.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР буенча монополиягә каршы федераль служба идарәсенең сатып алу бүлеге начальнигы Алмаз Яфизов һәм “Ак Барс” Холдинг кампаниесе” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров изге теләкләрен җиткерделәр.

Реклама

Кунаклар республика һәм район агротармакларындагы эшләрнең барышы, икътисадны үстерүнең позитив моментлары, алдагы планнар хакында сөйләделәр. Бер төркем алдынгылар министр урынбасары Илдус Харисович кулыннан Мактау грамоталары алу бәхетенә ирештеләр. Алар арасында “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Иске Ишле филиалы бригадиры Фәрит Гафуров, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың склад мөдире Петр Ярзуткин, җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең баш ветеринария табибы Фәнис Сөләйманов, “Государев Амбар” җәмгыятенең погрузчик йөртүчесе Анатолий Осипов, “Хәйруллин Ф.А.” крестьян – фермер хуҗалыгы шоферы Рәис Шәкуров һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының склад мөдире Азат Гафуров бар иде. 

“Афанасьев А.В.” крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Александр Афанасьев, җаваплылыгы чикләнгән “Токым” җәмгыяте директоры Закирҗан Буркиев, “Эталон – Агро” җәмгыятенең җитештерү бригадасы бригадиры Александр Захаров, “Бикчуров Р.А.” крестьян – фермер хуҗалыгы агрономы Сәгыйть Сөләйманов, “Дрожжаноеагрохимсервис” җәмгыяте тракторчысы Илгиз Алимов һәм район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Марсель Исхаков Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. 

“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының бозау караучысы Альбина Михайлова, механизатор Алексей Маняков, механизатор Петр Архипов, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма механизаторы Олег Нурин, шушы ук хуҗалыктан механизатор Владимир Зайцев, терлекче Валерий Емельянов, “Государев Амбар” җәмгыятенең транспорт цехы начальнигы Илдар Җәмалетдинов, шушы ук җәмгыятьтән тегермән территориясен җыештыручы Владимир Лютеров һәм элеватор эшчесе Галина Тарасовага “Ак Барс – Холдинг” ачык акционерлык җәмгыятенең Мактау Грамоталары тапшырылды. 
2018 елның урып- җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте -беренче, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы – икенче һәм “Эталон – Агро” җәмгыяте өченче урынны яулады һәм кубоклар белән бүләкләнде. Равил Бикчуров, Илмир Мәхмутов һәм Альберт Низамов җитәкләгән крестьян – фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге югары бәяләнде.

Аннан соң сәхнәгә иң күп ашлык суктырган комбайнчылар, алдынгы машина йөртүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлек симертүчеләр, көтүне тулыландыру технологлары, ветеринария белгечләре, крестьян- фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы культураларын корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклауда катнашучылар чакырылды һәм тантаналы төстә аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Соңыннан барлык алдынгыларны мул сыйлы табын артында кунак иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев